Кыят укучылары танылган телевидение хезмәткәрләре белән очрашты (+фото)
Бу Казанда узган "Укучыларның Россия хәрәкәте"нең (РДШ) Татарстан региональ бүлекчәсенең икенче слетында мөмкин булды. 50 "пилот" мәктәбеннән җыелган активистлар белән бергә Кыят урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Полина Тихонова, җиденче сыйныфтан Надя Ярхунова һәм педагог-оештыручы Ф. Прохорова дүрт көн барган слетта ТРның телевидениене, киноны һәм визуаль сәнгатьне үстерү Үзәге директоры,...
Бу Казанда узган "Укучыларның Россия хәрәкәте"нең (РДШ) Татарстан региональ бүлекчәсенең икенче слетында мөмкин булды. 50 "пилот" мәктәбеннән җыелган активистлар белән бергә Кыят урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Полина Тихонова, җиденче сыйныфтан Надя Ярхунова һәм педагог-оештыручы Ф. Прохорова дүрт көн барган слетта ТРның телевидениене, киноны һәм визуаль сәнгатьне үстерү Үзәге директоры, РФ журналистлары берлеге әгъзасы Павел Косов, Казан дәүләт сәнгать институтының кино һәм телевидение факультеты деканы урынбасары, драматург Антон Шутов, "Включайся" ("Россия 24") телепрограммасының чыгаручы редакторлары Егор Зайцев һәм Максим Максимилюк һәм башкалар белән очраштылар. Социаль челтәрләрдә үз төркемеңне булдыру, аны алга этәрү, пресс-релизлар язу һәм мәгълүматны ничек "тәмле" итү турында белделәр. Шулай ук РДШның яңа кагыйдәләре, уставы, композитор Игорь Крутой язган гимны белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев