Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

«Кыш бабай, миңа вафля пешерә торган таба бүләк ит әле!» Буа районында яшәүче Мирослава Федотовага бүген бүләкне район башлыгы Ранис Камәртдинов алып килде (фото)

Алав-Толымбай авылында яшәүче 12 яшьлек Мирослава Яңа ел алдыннан күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләп, «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылып, хат язган.

Кызның теләкләрен район башлыгы Ранис Камәртдинов Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе съездында катнатшуга баргач, чыршыга эленгән открыткадан укый. Бүген ул Федотовлар гаиләсенә килеп, балаларга бүләкләр тапшырды. Мирослава төрле камыр ризыклары пешерергә ярата. Шуңа үзенә вафля пешерү табасы сораган. Кечкенә эне-сеңелләре турында да онытмаган апалары. Аларга да бүләкләр сораган.

Федотовлар моннан дүрт ел элек Адав-Толымбай авылында Ана капиталына йорт сатып алып, шунда төпләнәләр. Икенче улары Михаилга — 5, Андрейга — 3, Агатага — 1 яшь. Надежда белән Александр йортны авылдан сатып алуларына сөенәләр. Яшелчә үстерәм, кош-корт тотам дисәң, авылда җиредә, уңайлыклары да бар, диләр. Балалар да эшкә өйрәнеп үсәләр. Балалар, дигәннән Мирослава гаиләдә әти-әнисе өчен зур терәк. Балаларны да караша, тәмлеләр белән дә сыйларга ярата. Бүләк-таба булгач хәзер тагын яңа идеяләрен тормышка ашырачагын әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев