Легендар очучы
Якташыбыз Анатолий Самочкин Бөек Ватан сугышында очучы-штурмлаучы буларак дошманның бик күп стратегик объектларын юк итә.

Берсендә ул чираттагы һөҗүмнән соң ут капкан самолетны берүзе җиргә утырта ала. Әлеге һәм башка батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә.
Су өстендә туа
Булачак очучы 1914 елның 1 маенда пароходта туа. Әтисе Василий Самочкин биредә капитан була. Бала кычкырып, беренче авазын салганда пароход Ярославль губерниясенең Рыбинск шәһәре яныннан узып бара торган була. Шуңа Самочкинның туу урыны документта Рыбинск шәһәре, дип язылган, тик әтисе улын чиркәүдә чукындырганда үзе яши торган Буаны әйтә.
1923 елда Самочкиннар гаиләсе Рыбинск шәһәренә күченеп китә. Анатолий мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлагач, судно-механика мәктәбендә укый. Аннан ул пароход машинистының беренче ярдәмчесе һәм 5 разрядлы слесарь белгечлеген алып чыга. Шул юнәлештә хезмәт куя башлый.
Һавага тартыла

Тик барыбер егетне күбрәк су түгел, ә һава җәлеп итә. Шуңа ул Рыбинск шәһәренең аэроклубында да шөгыльләнә, озакламый Ульяновск очучылар училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, төрле аэроклубларда инструктор булып эшли. 1941 елның апрелендә армия сафларына китә, анда хәрби һава көчләре командирлары әзерләү курсларында белем ала, аңа кече лейтенант званиесе бирәләр һәм резервта торучы 160нчы авиаполкка хезмәт итәргә җибәрәләр.
Сугышның беренче көннәрендә үк ул көньяк-көнбатыш фронтта урнашкан 163нче катнаш авиадивизия составына кертелә. Беренче хәрби заданиесен “Су-12” бомбардировка самолеты очучысы буларак үти, дошман позицияләренә һөҗүм итүдә катнаша. Сентябрьгә кадәр мондый 13 очыш була. Һәрберсендә фашистларның стратегик объектларына бомба ташлый. Соңрак Белгород өлкәсенең Старый Оскол шәһәре тирәсендәге көчле бәрелешләрдә яралана, Воронеж госпиталендә дәваланып чыга. Биредә аңа беренче дәүләт бүләген – Кызыл Байрак орденын тапшыралар. Лейтенант званиесе бирелеп, ике айлап узгач, аны 209нчы бомбардировкалау авиация полкына күчерәләр. 1942 елның февралендә немец армиясе Анатолий Васильевич идарә иткән самолетка һөҗүм итә, тик тәҗрибәле очучы ут капкан очкычны җиргә утырта ала. Ике тәүлектән аны ач һәм хәлсез килеш табып алалар. Эзләү эшләрен шәхсән полк командиры үзе оештыра. Шуннан соң аңа СССРның Югары Советы Президиумы указы нигезендә Советлар Союзы герое исеме, Ленин ордены, “Алтын йолдыз” медале бирелә.
1942 елда ул төрле авиация полкларында хезмәт итә, Воронеж фронтына җибәрелә. Соңрак капитан званиесе алгач, аны яңа “Ил-2” модельле самолетларын сынарга җибәрәләр. Ул бу эшне уңышлы башкарып чыга, эскадрильяне әлеге яңа очкычлар белән тәэмин итә. Моның өчен аны СССРның Югары Советы Президиумы рәисе Михаил Калинин үзе Мәскәүгә чакыртып, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденын тапшыра. Озакламый Анатолий Васильевич үзе дә яңа “Ил-2” самолетына утырып, Курск дугасындагы сугышта катнаша, фашистларны тар-мар итә. 1943 елда Хәрби-Һава академиясенең команда-штурман составына укырга бару турында боерык ала. Беррәттән, очучы-штурмлаучы буларак та сугыштагы миссиясен дәвам итә. Шул рәвешле, капитан Анатолий Самочкин Җиңү көненә кадәр фашистларның ике самолетын, ике тимер юл эшелонын, 26 танкын, 32 позициядәге коралларны, 120гә якын автомобильне, 1500 немец солдатын юк итә. Беренче 77 очышында 900 авиабомба ташлый, ә аннан соңын беркем дә санамаган.
Сугыштан соң хәрби белемен күтәрү өстендә эшли, майор званиесе ала.

1946 елда ул Александра Бухарцева белән тормыш кора, аларның уллары Вячеслав һәм Юрий туа. Ике елдан ул Кореяның Пхеньян шәһәренә 206нчы авиация полкы командиры урынбасары итеп билгеләнә, 1951 елда Приморьега китә, анда әлеге полкның командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1952 елның октябрендә Цзиньчжоу — Мукден — Дуньхуан — Бабстово маршруты буенча катлаулы очыш үткәрелә. Аның белән Анатолий Самочкин идарә итә һәм ул уңышлы башкарыла. Моның өчен аңа подполковник званиесе бирелә.
1957 елдан 1961 елга кадәр Хабаровск шәһәренең ерак көнчыгыш хәрби округының хәрби һава көчләре штабында әзерлек буенча өлкән офицер булып хезмәт итә. Аннан эштән киткәч, Самочкиннар гаиләсе Горький шәһәренә күчеп китә, анда гаилә башлыгы “Теплообменник” заводына эшкә урнаша. Алдан слесарь, аннары цех остасы вазифаларын башкара. Буш вакытларында “Белем” Бөтенсоюз җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша, яшьләр белән очрашуларга йөри. Ул чордагылар Герой очучының яратып әйткән: “Ташлар кешегә караганда күбрәк яши, тик кешеләр кылган батырлыклар үлемсез кала”, дигән сүзләрен яхшы хәтерлиләр әле.
1977 елның 15 маенда Анатолий Самочкинга инсульт була һәм үлә. Горький шәһәренең Ленин районы зиратында җирләнә. Буа шәһәрендәге бер урам герой исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев