Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Ленар Шакирҗанов: «Һәр буалы «Халык инспекторы» була ала»

«Халык инспекторы» – юл-транспорт һәлакәтләрен киметүнең эффектив ысулларыннан берсе булган мобиль кушымта.

 

Бу хезмәтнең әһәмияте турында Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе, район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Ленар Шакирҗанов сөйләде.

— Ленар Рафикович, «Халык инспекторы» кушымтасының әһәмияте нәрсәдә?
— «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юл хәрәкәтен җәмәгатьчелек тарафыннан контрольдә тотуның эффектив коралы. Ул гражданнарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар турындагы хәбәрләрне турыдан-туры Дәүләт автоинспекциясенә җибәрергә мөмкинлек бирә. Кушымта кагыйдә бозу урынын һәм вакытын автоматик рәвештә теркәп бара, бу мәгълүматның төгәллеген тәэмин итә. Алынган хәбәрләр административ эш кузгату өчен нигез булып тора.

— Кушымтада нинди бозуларны теркәп була? Актив кулланучылар өчен стимуллар каралганмы?
— Бүген кушымта 18 төр бозуны кабул итә. Алар арасында: кызыл утта үтү, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын такмау, рульдә телефоннан файдалану. Алты категория буенча бүләкләү системасы каралган. Бу гражданнарны юлларда тәртипне саклауда активрак катнашырга дәртләндерә. Шуны әйтергә кирәк, хәбәрләр аноним кала.

— Транспорт чарасын идарә иткәндә кушымтадан файдаланырга мөмкинме?
— Юк. Транспорт чарасын идарә иткәндә кушымтадан файдалану катгый тыела. Бу юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын арттыра. Бу кагыйдәне бозган өчен РФ КоАПның 12.36.1 статьясы нигезендә 1500 сум күләмендә штраф каралган.

— Район халкына нинди мөрәҗәгать белән чыгар идегез?
— Юлларда иминлек – гомуми бурыч. Һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү өчен шәхси җаваплылыкны үз өстенә ала. Бары тик уртак көчләр белән генә без бәхетсезлек очракларын киметә алабыз. Һәркем моңа тулы җаваплылык белән каравын теләр идем. «Халык инспекторы» – ул бары тик җәзалау коралы гына түгел, ә тәртип һәм дисциплина формалаштыру механизмы да. Иминлек һәрберебездән башлана.

— Әңгәмә өчен рәхмәт!



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев