Лилия Сәләхетдинованың инвалид арбасы шартлаган (ФОТО)
Шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә директор ярдәмчесе, проектлар кураторы вазифасын башкаручы тумыштан инвалид Лилия Сәләхетдинова күңелсез хәбәр белән уртаклаша. Аның биш ел буе тугры хезмәт иткән инвалид арбасы шартлап яраксыз хәлгә килгән.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, колясканы аккумуляторын тулыландырыр өчен токка тоташтырып калдырган булганнар. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Лилия әйтүенчә, арбага Мәскәүдән Казанга кайтканда самолетка урнаштырган чакта ук зыян салганнар. "Аэропорт хезмәткәрләренә сүтәргә ярамый дисәм дә, минем сүземә колак салмыйча, сүтеп куйганнар иде. Арбаны җыйганда контактларны дөрес тоташтырмаганнардыр күрәсең һәм шул сәбәпле токка тоташтыргач шартлау барлыкка килгәндер", - ди ул. Инстаграмда укучылары арасында «Бәлки яңа коляскага акча җыяргадыр?» - дип үз ярдәмен тәкъдим итүчеләр шактый. Аларга шагыйрә: «Мин оялам инде сездән ярдәм сорарга», - дип яза. Лилиянең тормыш иптәше Ришат Тимергалиев та: «Бу вакытлыча авырлык. Көчле бул, кадерлем. Мин синең белән!» - дигән сүзләр калдырган.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27503
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев