Язучы белән очрашу Әлки авылы клубында узды. Ул Исәк, Әлки, Атабай-Әнкәбә авыллары халкына "Алтын ачкыч" исемле яңа китабын тәкъдир итте. Чарага иң күп китап укучылар да чакырылган иде. Исәктән Заһит Хаттапов, Дамирә Рәхмәтуллина, Әлкидән Фирдүс Сөнгатуллин язучының нинди китапларын укуларын сөйләделәр, иҗат уңышлары теләделәр. Кунак үзе дә буш кул белән...
Язучы белән очрашу Әлки авылы клубында узды. Ул Исәк, Әлки, Атабай-Әнкәбә авыллары халкына "Алтын ачкыч" исемле яңа китабын тәкъдир итте. Чарага иң күп китап укучылар да чакырылган иде. Исәктән Заһит Хаттапов, Дамирә Рәхмәтуллина, Әлкидән Фирдүс Сөнгатуллин язучының нинди китапларын укуларын сөйләделәр, иҗат уңышлары теләделәр. Кунак үзе дә буш кул белән кайтмаган иде. Ул аларга кечкенә бүләкләр таратты, ә очрашуны оештыручы Исәк авыл җирлеге китапханәсе мөдиренә Әлфия Барышевага Рәхмәт хаты һәм картина тапшырды.
Чара Әлки мәктәбе укучылары һәм укытучыларының күңелле чыгышлары белән үрелеп барды.







Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев