Әлкидән өч мәртәбә миллионер Фидаил Фәхретдинов кошчылык фабрикасы төзергә җыена
Бу максатка 3 миллион сум акча федераль һәм республика бюджетыннан бирелә - ул "Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" региональ конкурсында катнашып, шул күләмдә грант отты. Фермерлык эше белән 10 ел шөгыльләнүче һәм карамагында 70 гектар җире булган Фидаил икенче һөнәр дә үзләштерергә - тавык йомыркасы җитештерергә планлаштыра. 10...
Бу максатка 3 миллион сум акча федераль һәм республика бюджетыннан бирелә - ул "Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" региональ конкурсында катнашып, шул күләмдә грант отты. Фермерлык эше белән 10 ел шөгыльләнүче һәм карамагында 70 гектар җире булган Фидаил икенче һөнәр дә үзләштерергә - тавык йомыркасы җитештерергә планлаштыра. 10 мең баш кошка исәпләнгән тавык фабрикасын ул туган авылында сафка бастырачак. Төзү эшләренә якын арада керешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев