Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Әлшидән Антонина Бабатеева: “Җырладым-биедем, 85 яшькә кадәр оек бәйләдем” (фоторепортаж)

Бүген Әлши авылында яшәүче Антонина Бабатеевага 90 яшь тулды. Аны әлеге бәйрәме белән муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова, авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин, авыл клубы хезмәткәрләре котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен һәм бүләкләр тапшырдылар. Антонина түти гомере буе колхозда...

Бүген Әлши авылында яшәүче Антонина Бабатеевага 90 яшь тулды. Аны әлеге бәйрәме белән муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ләйлә Камалова, авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин, авыл клубы хезмәткәрләре котладылар, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен һәм бүләкләр тапшырдылар.

Антонина түти гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләгән. Ул 4 балага үрнәк ана, 8 оныгына кадерле әби, 9 оныкчыгына яраткан дәү әни хәзер. Балалары әйтүенчә, ул гомер буе җырга-моңга оста булган, 85 яшенә кадәр бер күзен дә төшереп калдырмыйча оеклар бәйләгән. Соңгы елларда сәламәтлеге бераз какшаса да, әле бирешергә җыенмый, ул бүген юбилееена килгән кунаклар белән рәхәтләнеп сөйләште, рәхмәтләр әйтте, 100 яшьлек туган көненә дәшеп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев