Ләйсән Сәмәрханова авыру кызга ярдәмгә хәйрия концерты оештыру идеясе белән чыкты
"Нечкәбил" республика конкурсы катнашучысы Ләйсән Сәмәрханова Буада хәйрия концерты оештыру һәм аннан җыелган акчаларны яшь кыз Камилла Гыйбадуллинаны дәвалауга җибәрү инициативасы белән чыкты. Аны тормышка ашыру - яман шештән дәваланучы кызга булышу идеясен Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев та хуплады. Ә буа үзәк дәваханәсе программисты Айдар Хисамов булачак...
"Нечкәбил" республика конкурсы катнашучысы Ләйсән Сәмәрханова Буада хәйрия концерты оештыру һәм аннан җыелган акчаларны яшь кыз Камилла Гыйбадуллинаны дәвалауга җибәрү инициативасы белән чыкты. Аны тормышка ашыру - яман шештән дәваланучы кызга булышу идеясен Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев та хуплады. Ә буа үзәк дәваханәсе программисты Айдар Хисамов булачак концертның афишасын ясады һәм соң.челтәрдә таратты.
Хәйрия концерты 19 аввгустта, 19 сәгатьтә Буа дәүләт драма театрында узачак. Билет бәясе 150 сум.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84374) 3-24-73.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев