М. Вахитов исемендәге гимназиягә әбиләр һәм әниләр килде. Нигә? (+фото)
"Буыннар сулышы" дип исемләнгән кичәдә катнашу өчен. Шул рәвешле дәү әниләр, әниләр һәм балалар өч командага бүленеп, төрле биремнәр башкардылар. Өч буын вәкилләре аларны чишү юллары белән аерылып торды. Аларны иң гадел жюри - тамашачы бәяләде. Иң кызыклы әкият сөйләүче, җыр көйләүче дәү әниләр командасы булып чыкты. Өлкәннәр үзләрен бала-оныклары...
"Буыннар сулышы" дип исемләнгән кичәдә катнашу өчен. Шул рәвешле дәү әниләр, әниләр һәм балалар өч командага бүленеп, төрле биремнәр башкардылар. Өч буын вәкилләре аларны чишү юллары белән аерылып торды. Аларны иң гадел жюри - тамашачы бәяләде. Иң кызыклы әкият сөйләүче, җыр көйләүче дәү әниләр командасы булып чыкты. Өлкәннәр үзләрен бала-оныклары роленә куеп, төрле ситуацияләрне дә хәл иттеләр. Бала булу кыен икән, дигән фикергә килде алар. Ә соңыннан бер-берсенә иң җылы, матур теләкләрен җиткерделәр. Бер-береңне хөрмәтләп, олылап, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмыйча, буыннар арасындагы җылылкны саклап яшәргә язсын, дип теләделәр.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев