Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы «Милли хәзинә» дип аталган Бөтенроссия балалар һәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивалендә 3 урын яулады

Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Милли хәзинә» дип аталган Бөтенроссия балалар һәм яшьләр өчен халык иҗаты фестивале үткәрде.

Анда 9-11 нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмасы студентлары катнашты.

Буа шәһәре М. Вахитов исемендәге гимназиянең 9 нчы Б сыйныфы укучысы Бабаева Адель Бахрам кызы «Нәфис сүз» номинациясендә дәрәҗәле 3 нче урынга һәм 10 меңлек сертификатка ия булды.

Бабаева Адельне һәм укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызын зур уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев