Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Мәдрәсәләр арасында республикакүләм Коръән уку бәйгесе була

5 ноябрьдә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30нчы җүзләрен белү буенча IV Республикакүләм бәйге узачак.

Әлеге бәйгене оештыручылар — Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бәйгенең максаты — мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең Коръән белемнәрен үстерү, Коръән өйрәнү һәм ятлау өчен кызыксыну уяту. «Булачак имамнар Коръәнне яхшы, дөрес итеп, хатасыз укырга тиеш», — дип билгели Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов.

Бәйгедә чыгыш ясаучыларга Коръән белгечләреннән һәм хафизлардан торган мәртәбәле жюри бәя бирәчәк: Коръән һәм Сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Коръән мөгаллиме, хафиз Әхмәт хәзрәт Ибраһимов һ.б.

Конкурста барлыгы 11 уку йортыннан 5 кешедән торган командаларның катнашуы көтелә.

Бәйге Казан халыкара ат спорты комплексы бинасында була. 09.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев