Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Шөрептән беспилотникка кадәр” исемдәге түгәрәгендә шөгыльләнүче яшь инженерлар республика мини-роботлар көрәшендә җиңде

Алар бу уңышка KAZAN DIGITAL WEEK Казан халыкара форумы кысаларында узучы II республика ачык турнирында иреште.


 

 

Бәйгегә – җитәкчелек ярдәме белән

Башта бәйгенең үзе турында – махсус калын пыяладан ясалган рингта тимер машиналар күз иярмәс тизлектә чаба. Алар белән пилот идарә итә.  Бер-берсенә килеп бәреләләр, әйләнеп капланалар. Һәр роботның, команданың максаты: көндәшен ничек тә булса эштән чыгару һәм үзең ясаган роботның камил итеп ахыргача уйланылган булуын исбатлау. Шул рәвешле, Казан-Экспо үзәгендә узган республикадан килгән 22 команда тимер машиналарының иң көчле булуын күрсәтергә тырышты. Ярышлар Олимпия уеннары кагыйдәләре буенча барды.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучысы Әнвәр Рәхмәтуллин робототехника һәм программалаштыру түгәрәгенә йөрүче укучылары белән әлеге бәйгедә катнашырга карар кыла. Әмма балаларга шөгыльләнү өчен ринг, робот ясау өчен детальләр, кыйммәтле запас частьләр кирәк. Алар бар да зур чыгымнар сорый. Яшь инженерларга район җитәкчесе Ранис Камәртдинов шәхсән үзе ярдәм итүгә алына. Уеннар Казан-Экспода профессиональ рингта уза. Мәктәптән тыш эшләр үзәге залында да шуңа охшаш ринг ясала. Әнвәр Рәхмәтуллин робототехника белән аеруча кызыксынучы алты укучыдан команда оештыра. Алар бергә булачак роботның макетын ясыйлар. Аның авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш. Көрәшкән вакытта өслеге тузмый торган тимер сайларга, электроникасын грамоталы итеп уйларга, аның мөмкин кадәр мобиль һәм детальләренең чыдам булуын тәэмин итәргә кирәк була. Роботны бер тапкыр ясап чыгу гына түгел әле, уен барышында “җәрәхәтләнү” ихтималын исәпкә алып, төрле запас частьләр дә күп кирәк. Шулай итеп, команда бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителә.

 

Безнең роботка секундлар җитте

Команда капитаны Нариман Рәхмәтуллин, пилот Арыслан Алиев, электрчы Максим Иванов, механиклар Рамзан Камәртдинов, Реналь Сөләйманов, Самир Йосыпов иң текә мини-робот ясап, Казан IT-паркы рингында осталык чарлыйлар.

Безнекеләр “Техно-гвардия” исеме астында чыгыш ясадылар. Һәр көрәш өчен 3 минут вакыт бирелде. Беренчесен 10 секунд эчендә нокаут белән төгәлләдек. Көндәшләрнең роботы көрәшне дәвам итә алмады. Икенче очрашуда да безнекеләр каршы як роботны берничә секунд эчендә “аркасына” салды. Уен кагыйдәләре буенча командалар роботларын минутлар эчендә эшли алырлык хәлгә китерә алырга да тиешләр. Безнең машинаны да төзәтергә туры килде. Моңа әзерлек белән бардык. Киңәшеп, бердәм команда шунда ук чыгымчылаган урынын тапты һәм тиз генә детальләрне алмаштырды. Әле бит шул ук вакытта роботның параметрлары да үзгәрмәскә тиеш. Барысы да тәртиптә: пилот рычагка басу белән робот дөбердәп йөреп китте, – дип сөйли Әнвәр Рәхмәтуллин.

Ул сөйләгән арада егетләр безгә роботны рингта йөртеп күрсәттеләр. Искиткеч, тимер машина көндәшләр ролендәге пластик шешәләрне өзеп ата, агач кисәкләрен тапап әйләндереп очыра!

– Күрәсезме, робот ничек уникаль килеп чыкты. Аның өстендә тулы бер “инженерлар” командасы эшләде, дисәң дә була. Кайбер детальләрне Буа машина төзү заводында гына булган махсус станокта эшләттек. Мәсәлән, детальләр чыдам, шул ук вакытта җиңел дә булырга тиеш. Берничә төрле пластик арасыннан үзебезгә кирәклесен сайлап алырга өйрәндек. Шунысын да әйтеп китим, уеннар вакытында роботка “мөгезләр” кирәклеген аңлап, аны шунда ук ясап чыктык. Һәм иң мөһиме: бәйгенең төп максаты дошманыңны җиңү генә түгел, ә укучының инженерлык буенча белемен үстерү, физика, химия, информатика фәненең нәрсәгә катнашы булуын күрсәтү, өйрәтү. Мәсәлән, роботның электр системасында – физиканы, детальләрнең авырлыгында, чыдамлылыгында химияне, программалау буенча хәрәкәт итүендә информатиканы белү кирәк, – ди Әнвәр Рәхмәтуллин.

Робототехника “тимерчелеге”

Безне үзебезнең шәһәрдә яшь инженерлар әзерли торган база булуы да кызыксындырды. Әнвәр Рәхмәтуллин теләге булган барлык мәктәп укучыларын бирегә шөгыльләнергә чакырып, экскурсия ясады. “Шөрептән беспилотникка кадәр” түгә-рәгенә йөрүче укучылар ноутбукларда эшлиләр иде. Укытучылары аларның үз роботларын ясауларын әйтте. Укытучы һәрберсен карап, хаталы җирләрен аңлатты, төзәтергә кушты. Икенче бүлмәдәге 3D принтерда укучылар уйлаган детальләрен “тудыра”лар. Башларында туган берәр әйберне, кулга тотып карау мөмкинлеге бу, дип аңлатты безгә укытучы. Аннан барысы да программалау буенча дәресләргә керделәр.

– Роботны ясап куйдык, ди. Барысы да әзер, әмма хәзер аны йөртергә, сугышырга, яисә эшләргә өйрәтергә кирәк. Программалаштырмасаң, ул берни эшләмәячәк, – ди укытучы. Монысы роботлар ясауның тагын бер өлкәсе булуын күрдек.

Күрдегезме, буалы яшь инженерларның зур җиңүе артында күпме хезмәт, тырышлык, бердәмлек тора. Булдырдыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев