Марат Җәббаров Буа районында булды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа районында булды.
Министр Буа районында көзге бодай һәм шикәр чөгендере кырларын карап чыкты, «Авангард» ҖЧҖендә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Кырларда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм Буа муниципаль районы фермерлары белән очрашу узды. Министр авыл хезмәтчәннәренә актив хезмәтләре һәм районның агросәнәгать комплексында яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев