Бүген район оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган дүшәмбе планеркасында Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе җитәкчесе Николай Васин санитар икеайлык кысаларында һәркем алдында торган бурычларны атады.
Ул узган атнада рейд барышында экологлар күзенә чагылган фактларга тукталды, бер уңайдан инде еллар дәвамында тупланган Кайбыч, Адав-Толымбай, Килдураз, Татар Буасы авыл җирлекләре территорияләрендәге чүпне вакытлыча куеп тору урыннары кичекмәстән җыештырылырга тиеш, дип белдерде. Район хакимияте башлыгы Марат Җаббаров бу эшне башкару өчен җаваплы затларга бер атна вакыт бирде – әйтелгән срокта барысы да тәртипкә китерелергә тиеш, диде ул.
Экологлар белән оештырылган рейд нәтиҗәләре турындагы материалны район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев