Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Марат Әхмәтов: Россиягә 8 млн тонна сөт җитми, ә Татарстан чималына ихтыяҗ юк

Авыл хуҗалыгы министры илнең сәүдә базары көйләнәчәгенә өметләнә.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Татарстан сөтенең кирәксез булуына борчылуын белдерде. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Минем федераль хөкүмәткә сорау бирәсем килә: үзебезнең илдә 8 млн тонна сөт җитми дип сөйләшәбез, ни өчен соң Татарстан чималына ихтыяҗ юк? Илнең бөтен ишекләре ачык, кем нәрсә кертәсе килә, шуны китерә. Ил базарын көйләсәләр, Татарстан сөтенең литрына 28-30 сум акча бирәчәкләр. Әгәр дә сөтнең бәясе җитештерүчеләрдән 25-27 сумга китә торган булса, ул хуҗалык итүче субъектларга киләчәктә бу юнәлеш белән шөгыльләнү өчен бик зур стимул булыр иде. Тик мин ышанычны җуймыйм, кайчан да булса, акылга килеп, Россия базарын ил күләмендә көйләрләр дип өметләнәм”, - диде Марат Әхмәтов.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев