Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Мартта бакча эшләре

Бу хакта киңәшләрен “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл ХӨСӘЕНОВА җиткерә.

Яз – суыклардан соң табигатьнең уяну, җирне һәм бакчаны яңа уңышка әзерләү вакыты. Әмма бу чорда һава торышы шактый көйсез әле, шуңа бакчада эшләр башлар алдыннан датага түгел, ә һава шартларына ориентлашырга кирәк. Язның беренче аенда бакчада кар күп булса, җимеш агач-куакларыннан карны селкеп төшерергә кирәк. Суыклар җепшек көннәр белән чиратлашканга кар авырая, ябыша торганга әйләнә, шуңа да ул ботакларны сындырырга мөмкин. Яшь агачларга куяннар, вак кимерүчеләр зыян салуын булдырмас өчен кәүсәләр тирәсен кардан арындыру шарт. Ә ылыслы агачлар ябалдашларын язгы якты кояш нурлары көйдерергә мөмкин. Бигрәк тә җирдә кояш нурларын кайтаручы кар ятканда. Шуңа да аларның ботакларын төрле материаллар белән каплап куйсаң яхшы. Яшь агачлар өчен махсус калканнар ясап куярга була. Кар эрегәннән соң аларны алып куярга кирәк. Тагын ылыслы агачлар астына җылы су салырга киңәш ителә. Бу туңган җирне эретәчәк һәм үсемлекләрне сусызланудан саклаячак. Ә җимеш агачларыннан беренче чиратта узган елдан калган мумификацияләнгән җимешләрне җыеп алырга, көзеннән агартылмаган кәүсәләрне акларга кирәк. Бу кояшта пешүдән, җылы җитү белән барлыкка киләчәк корткычлардан саклый. Аклау өчен 10 литр суга 2 килограмм известь, 100 бакыр купоросы, 20 грамм келәй кушыла. Кар эреп беткәнче җимеш агачларының ботакларын кисү белән шөгыльләнергә мөмкин. Ябалдашны берничә елга бер тапкыр формалаштырырга кирәк. Ел саен кисү агачны хәлсезләндерүгә һәм уңыш кимүгә китерәчәк. Һава температурасы 5-6 градустан югарырак күтәрелгәннән соң агачларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү таләп ителә. Моны беренче яфраклар барлыкка килгәнче эшләү мөһим. Кышын бакчада кар күп булган һәм ул мартта тиз эрегән очракта җирдә су торуны булдырмаска кирәк. Суны җирдә казылган кечкенә канаулар ярдәмендә агызу мәслихәт. Югыйсә, су баскан участокта тамырлар сулый алмаячак. Чәчәкләргә килгәндә, розаларның һәм башка җылы яратучы чәчәкләр үрентеләрен пленка астында конденсант барлыкка килүне булдырмау һәм үсентеләрне чыныктыру өчен ача башларга мөмкин. Март азагына табан нәркис, лилия чәчәкләре суганчаларын да каплавыч материалдан арындырырга була. Әлеге чәчәкләргә төнге суыклар куркыныч түгел. Кар эреп беткәннән соң бакчада җыештыру эшләрен башкарырга – былтыргы яфракларны, сынган ботакларны җыеп алырга, сукмакларны себерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев