Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көннәрдә дә, диләр Бик-Үти авылыннан Фаяз һәм Мөнирә Хәбибуллиннар

Гыйнварның уникесе көчле буран булды, ундүрте Мөнирә апагызга Казанга эшкә, шулай тәвәккәлләп унөченче числода язылыштык, ди Фаяз абый.

Быел Хәбибуллиннар утыз дүртенче 13 гыйнварны каршылаганнар. Һаман бергә, хисләрне суытмыйча. Бик-Үти авылында бу матур яшәүче пар турында күптән ишеткән идем. Гашыйклар көне уңаеннан Ходай үзләрен дә юлымда туры китерде. Аннан «тартып», моннан «тартып» тәки бер язмалык сөйләттем үзләрен.

Бәрәңге кавыштырган аларны. Фаяз абый шулай ди. Күл Черкененә апасына бәрәңге алышырга барган җиреннән күзен күрше бакчадан алмый гына. Өйләнергә вакыт күптән җиткән, ә анда чандыр гына гәүдәле хатын-кыз дүрт чиләк бәрәңге салып, капчык күтәреп ташый. Ничек булышмыйсың?! Шуннан авыл белән «расчет» ясап, Казанга китеп барган Апас районы кызын кабат авылга алып кайта. Бик-Үтидәге фельдшер декретка киткән генә. 

— Авылга «врач» алып кайтам, автобус кирәк барып алырга, — дип, мәрхүм Җәүдәт Хөсәенов янына керә Фаяз абый.

Рәис бу хәбәрне «күтәреп ала». Алып кайтырга тек алып кайтырга, авылга белгечләр кирәк. Никах та укыла. 
Безне тыңлап утырган Мөнирә апага борылам, үкенмисезме янәсе? 

— Бөртек тә юк, балалы да, бәхетле дә булдым, — ди ул.

Бала, дигәннән Хәбибуллиннарның беренчесе нәкъ никахлашкан көнне — 17 декабрьдә ситсы туйга бүләк кебек дөньяга килә. Фаяз абый әйтмишли «по пути» алып кайталар Илнурны. Мөнирә апа соңгы көннәрен йөргәндә Саратовка кунакка баралар. Кайтканда поезд Сызраньга җитәрәк бәби туасы килүен сиздерә башлый. Нихәл итәсең, үзәк «роддомда» калдырып кайта Фаяз абый Мөнирәсен. Казанда табарга дип сөйләшенгән уллары Сызраньда туа.

Шушы шәһәрдә яшәүче ерак кодагый Тәнзиләне барлап, табып, ул игелекле әби хәл белүне дә, бәхетле гаиләне нәниләре белән машинада өйгә озатуны да оештыра. Илнур бүген үзе егет, Казан технология университетын тәмамлап, инженер-вакуумчы булып «Транснефть» идарәсендә эшли. Предприятиенең футбол командасында уйный. 

— Характеры минеке, теле әтисенеке, сөйләп «үтерә», — дип көлә Мөнирә апа. 

Ә кызлары Ләйлә гел «әтисе кызы». Аның кебек шигырьләр дә яза. Җыентык чыгарырга җыена. «Иделем акчарлагы» конкурсында гран-при иясе булды, театрда уйный. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, укытучы үзе. 

— Элегрәк мин әтидән киңәшләр сорый идем, хәзер әти миннән, — дип көлә ул.

Болары мәхәббәтнең җимешләре. Хәзер үзе турында. Фаяз абый аны болай ди:
— Яшь чактагы ярату бетми, олыгайгач икенче «фазага» гына күчә — бер-берең турында кайгыртуга, югалтудан куркуга әйләнеп бара икән. Мөнирә кибеткә чыгып китсә дә, кайтыр вакыты җиткәч тәрәзәдән күзне алмыйм, — ди. 

— Авыртмаса, санаторийга да бармас иде, кайтырга көннәрне санап кына тора, — дип көлә хатыны. 

— Көнләшәсезме бере-берегезне? — дип тә карыйм.

— Мөнирә апагыз килгән мәлдә төнлә фельдшер эшен икәү эшләп чаптык. Чакырсалар, озата бара идем. Аннары үзе генә чыгып китә башлады. Мин гомерем буе диярлек авыл мәдәният йортында эшләдем, бер-береңә ышанмасаң, булмый, — ди Фаяз абый. 

Мәдәният йорты, дигәннән Хәбибуллиннар пенсия яшендә булсалар да, һәр кич шунда. Фаяз абыйнын гармуныннан башка бер кичә дә булмый бит, түгәрәкләрне дә җанландырырга кирәк.

Ә таң беленгәндә Фаяз абыйның куллары үзе дә сизмәстән каләмгә үрелә. Янәшәдә Мөнирәсе сулый, ә күңелдә хатынына багышлап шигырь туа:

«Син йолдызым минем, син аем,
Кояшым да, аяз күгем дә.
Синең урын минем йөрәгемдә,
Күңелемнең иң-иң түрендә.
Гомеремнең азагына каләр
Мин назлармын сине, сөярмен,
Соңгы сулышымны алганда да
Яратам бит, бәгърем, диярмен.»
Менә шуннан соң олыларда мәхәббәт юк дип кара!

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев