Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Махсус операция зонасындагы хәрбиләр Буада үстерелгән яшелчәдән төшке аш әзерләп күрсәтте

Буа районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен – маска-халатлар, УАЗ машинасы, маскировка челтәрләре һәм посылкалар китерделәр.

Хәрбиләр үзләре әзерләгән төшке ашның видеосы белән уртаклашты – итле шулпаны Буада үстерелгән яшелчәдән пешергәннәр. Район башлыгы Рәнис Кәмәртдинов телеграм-каналында шуның видеосын урнаштырган.

«Хөрмәтле буалылар – безгә гуманитар ярдәм җибәрүчеләр. Сезгә бик зур рәхмәт! Барысын да китерделәр, сез үстергән мул уңыш килеп җитте», - дип рәхмәт әйтә хәрби видеода.

«Яшелчәнең бу партиясен без беренче чакыру белән җыйдык: кешеләр махсус операция зонасындагы хәрбиләргә яшелчә кирәклеген белүгә үк, гуманитар ярдәм кабул итү пунктына халык агыла! Бу – Җиңү хакына кешеләрнең берләшүе», - дип искәртте Буа районы башлыгы.

Элегрәк район авыл җирлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары махсус хәрби операция зонасындагы якташларына берничә тонна яшелчә җыйган иде. Шулай ук Россиянең яңа төбәкләренә 22 тонна яшелчә, 10 тонна цемент һәм 15 кубометр агач материаллары озатылды.

  • РФ Кораллы көчләре сафында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга яки 117 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Видеолар Рәнис Кәмәртдинов телеграм-каналыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев