“Медучилище горурлыгы” Саллы конкурста җиңүдән соң студент Энҗе Гомәрованы БМУда шулай атыйлар
Күпләр мәктәптә һөнәри ориентлашу дә-ресләрен формальлек, дип уйлыйлар, әмма Энҗе Гомәрова өчен ул хәлиткеч булды.
Ул чакта шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең 7 сыйныфында укучы кызны Буа медучилищесыннан килгән студентларның сөйлә-гәннәре шулкадәр тәэ-сирләндерде, Энҗе тугызынчы сыйныфны тәмамлагач ике дә уйламыйча шушы уку йортына документларын бирде. Шулай килеп чыкты – бертуган абыйсы медучилище дипломы алып эшкә китте, ә сеңелесе беренче курс студенты булды.
- Безнең якын туганнар арасында медицина өлкәсендә эшләүчеләр юк. Бабам Гаделша гомере буе балаларын шәфкать туташы итәргә хыялланган. Күрәсең, аның теләге бездә кабул булган, - дип елмая Энҗе.
Иң кызыгы икенче курстан башлана. Анатомия, латин теле. Әйе, катлаулы, бәлки кем өчендер кызык та түгелдер. Әмма Энҗе бу фәннәрне йотлыгып өйрәнә. Зачеткада “бишле”ләр күбәя бара. Беренче-икенче курсларда ул күбрәк рәсем конкурсларында катнашса, ни дисәң дә сәнгать мәктәбен тәмамлаган кеше, аннары инде җитдирәк бәйгеләр китә. 3 курста ул “Профессоналлар” һөнәри осталык бәйгесендә училищеда беренче урынга чыга. Киләсе этапта республика күләмендә ярышырга туры килә.
- Училищеда җиңүе-мә шатландым. Ә өскә-рәк киткәч, билгеле курыктым, билгеле дулкынландым. Минем артта – училище, мин сынатырга тиеш түгел, дип уйладым. Ун уку йорты вәкиле арасында бишенче урын алуыбыз минем өчен җиңү булды инде ул, - ди Энҗе.
Ә Энҗенең укытучысы Мәдинә Галиуллина белән алып барган уку-тикшеренү эшләре аларны хәтта халыкара аренада таныта. “Буа районында яшәүчеләр арасында артериаль гипертензия таралу анализы” темасына эш белән алар алдан фәнни-гамәли конференция кысаларында уку йортының үзендә, аннары Яшел Үзәндә узган Татарстан урта медицина һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының республика бәйгесендә җиңеп чыгалар. аннары “Мин – һөнәрем буенча иң яхшысы” дип аталган Казахстан коллегалары белән онлайн форматта узган халыкара фәнни-гамәли конференциядә Буа медицина училищесыннан Энҗе Гомә-рованың эше иң яхшысы дип бәяләнә. Әлбәттә, остазы Мәдинә Шәрәповнага да рәхмәт белдерелә. “Энҗе, син – безнең горурлык! Сиңа яңа уңышлар телибез”, дип язалар аңа училищеда. Студент үзе дә моны иң зур казанышы, дип саный.
- Шуннан соң үземнең дөрес юлда булуыма тагын да, тагын да инандым, - ди ул.
Бүген Энҗе дүртенче курста. Хәзер инде ул имтиханнарга әзерлек, диплом эшенә материаллар туплау белән мәшгуль. Ә эшкә КФУ каршындагы медсан-частькә барачак. Кардиология яки хирургия бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшләргә хыяллана. Укуын дәвам итәргә дә исәбе бар.
- Энҗе, сиңа йөз дә бер төрле кешенең йөз төрле зарын тыңларга туры киләчәк. Көн дә авырулар арасында булачаксың. Шул хакта уйлаганың бармы? – дим бүген-иртәгә диплом алачак героема.
- Мин авыруларның азрак каприз булуын да беләм, җиңел булмаячагын да күз алдыма китерәм. Әмма мин аларны тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер, - дип үз-үзенә ышанып әйтте ул.
Һич ялгансыз: җиңел булып китте. Без рәттән әрләргә өйрәнгән яшьләр арасында менә шундый ышанычлы, игелекле, тырышлары да күп бит! Бу нык сөендерә.
Әмма студент еллары тоташ уку гына түгел, дәресләрдән тыш та үзе бер тормыш бит ул.
- Энҗе, бу язма да Студентлар көне уңаеннан оештырылды бит. Медучилище диварларын-да дүрт елга якын вакыт синең хәтердә ничек калачак? – дим, азрак җиңелрәк темага күчәбез.
- Бер төркемдә 25 студент без. Дус яшибез. Музей, театр, бәйгеләр. Кайда гына йөрмәдек. Белсәгез ничек күңелле була, - ди кыз.
Ә волонтерлык эшенә аерым туктады. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сәламәтлек турында лекцияләр, һөнәри ориентлашу сәгатьләре, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта үткән көннәр. Мөгаен, шундый очрашулар булачак шәфкать туташларында игелеклелек чаткылары саладыр да. Ә инде, Энҗедә кебек, белемле һәм игелекле булу бергә туры килгәндә бу чын шәфкать туташы буладыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев