МФЦның Буадагы офисында салым хезмәткәрләре салым түләү кәгазьләрен алу буенча консультация бирәчәкләр
12 ноябрь көнне 14 сәгатьтә күпфункцияле үзәкнең Буа филиалында салым хезмәтчелеге хезмәткәрләре белән очрашу була.
Алар анда килгән гражданнарга консультацияләр бирәләр, физик затларның мөлкәтенә, транспорт, җир һәм физик затларның кеременә салымнар буенча салым белдерү кәгазьләрен ничек алып булганын аңлаталар. Шулай ук Россия ФНСының nalog.gov.ru сайтында салым түләүче шәхси кабинеты һәм “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы электрон сервисларының мөмкинлекләре хакында сөйләячәкләр. Мөлкәткә салым салуның үзенчәлекләре турында мәгълүмат алырга, салым түләү белән бәйле аерым хәлләрне тикшертергә дә була.
МФЦның Буадагы офисы Космовский урамы, 108 “Г” адресы буенча урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев