Үткән ел без Балтач районының Шода авылында яшәүче, яшен сугып та, могҗиза белән исән калган Нурҗиһан апа Гыйбадуллина турында язган идек.1959 елның июнендә булган бу хәлдән соң 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлеп бетмәгән героебыз кичергән хәлләр беркемне дә битараф калдыра торган түгел...
Үткән ел без Балтач районының Шода авылында яшәүче, яшен сугып та, могҗиза белән исән калган Нурҗиһан апа Гыйбадуллина турында язган идек.1959 елның июнендә булган бу хәлдән соң 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлеп бетмәгән героебыз кичергән хәлләр беркемне дә битараф калдыра торган түгел иде.
"Мин исән, күммәгез!"
Укымый калучылар, онытучылар өчен әлеге язмабызны кыскача гына искә төшереп китик.
- Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үтмәде, бик нык күкрәп-яшенләп, яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: "Кызым, әйдә, бигрәк каты яшенли, күршеләргә керик әле", - дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өстемә кер юган суны сипкән. Өйгә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән. Каушаудан, әни ишекне ачып аткан - түшәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып киткән... Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмәләр дип уйлап: "Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!" - дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән... Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгәннәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлекләп акты ул чакта. Чепьяда мин тоташ бер ел яттым. Бәхетемә, анда олы яшьтәге бик оста һәм бик яхшы Николай Константинович Родовский дигән хирург бар иде. Мине аякка бастыру өчен бик нык тырышты ул. Пешү генә түгел бит әле, муен тиресе эреп, башым - уң як җилкәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде. Ул башны муеннан кубарырга да тырышып карады, бераз өлешен кисеп, әнидән тире алып, ябыштырды да... Тик дәвам итәргә курыкты, минем генә көчем җитми, диде. Мин әле шул килеш унынчы класска кадәр укыдым. Авылда да, мәктәптә дә мине бер генә кеше дә кимсетмәде, кыерсытмады...
"Тиремне дә алыгыз..."
- Унынчыны тәмамлаган елны Чепьяда Николай Константинович очрап: "Казанда синең кебекләрне терелтә торган больница бар, менә адресы", - дип, бер кәгазь бирде. Бүгенгедәй хәтерлим: улица М.Горького, дом 3 диелгән иде анда, - дип дәвам итә Нурҗиһан апа. - Укытучым Илдар абый Фазлыев 1970 елда мине Казанга алып барды, операцияләр ясатты. Туганым түгеллеген, укытучым гына икәнен белеп, аңа бөтен кеше шаккатты инде. Ул чакта Казанда больницада берсендә ике ай, берсендә өч ай яттым. Башымны муеннан, иякне күкрәктән аердылар. "Ямар" өчен тирене бөтен гәүдәмнән җыйдылар дисәм дә була.
Шул чакта ук группа тиеш булса да, кызга аны әйтүче табылмый (аны бик соңлап кына ала), ә ул үзе булган кадәресен дә могҗизага тиңләп, тормышка чытырдап ябыша. Күп авырлык, югалтулар күргән әнисенә чын терәккә әйләнә. Башта колхозда төрле эшкә йөри, аннан фермада терлекчеләргә ашарга пешерә башлый.
"Аллаһы Тәгалә зурлады"
- Кайда эшләсәм дә, беркем белән сүзгә килмәдем, тырышып эшләдем, шуңадыр инде барысы да бик хөрмәт итте үземне, - ди ул. - Пенсиягә чыкканда, ферма кызлары шулкадәр зурлап, бик матур кичәләр ясап озатты. Менә бу келәмне да алар бүләк итте... Туганнарым белән дә бик дус яшәдек. Нәнә 1976 елда вафат булды, шуннан бирле ялгызым яшәсәм дә, авылдашлар да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Социаль хезмәткәр Раушания Гарифуллинадан да бик уңдым, үзе эшчән, үзе ипле. Җитәкчеләр дә, авылыбыз эшмәкәрләре дә: "Нинди ярдәм кирәк, әйт", - диләр. Моңа кадәр бер кешедән дә ярдәм сораганым булмады, әлегә ничек тә үзем тырышам. Менә күптән түгел генә 21 меңгә капка-коймалар эшләттем, өйнең идәннәрен җылыттым, аңарчы түбәләрне алыштырып, мунча салдырган идем. Өйгә батареялар керттермәгән идем, башта сизелмәде, хәзер олыгая башлагач, җылы кирәк, ничек тә тырышып, бу якка батарея керттерергә исәп...
Изге эшкә теләктәшләр табыла
Бу язма газетабызда басылып чыккач, укучыларыбыз арасында Нурҗиһан апаның сабырлыгына, тырышлыгына сокланучылар аз булмады. Кемнәрдер бигрәк күпне күргән дип кызгангандыр да. Арада тулышкан хисләрдән арынып, чын-чыннан изге гамәлгә ниятләүчеләр дә табыла.
- Язма чыгып, күп тә үтмәде, өемә район электр челтәре оешмасы җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин белән "Водстрой" ширкәте җитәкчесе Рифат Закиров килеп керделәр. "Апа, безнең Казандагы оешма җитәкчесе Илшат Шәех улы Фәрдиев сезгә газ, җылылык кертүдә ярдәм оештырырга кушты", - диде Әнвәр исемлесе. Сөенечемнең иге-чиге булмады. Шул арада килеп үлчәүләр алдылар, нәрсәләр эшләргә икәнен планлаштырдылар... Әле бераздан тагын ике ир-ат "Ватаным Татарстан"да чыккан сезнең язманы тотып килделәр. "Монда язылганнар дөресме?" - дип сорадылар. "Дөрес, бөтенесе дә дөрес", - дидем.
Кызганычка, инде подрядчы оешма белән кирәкле документлар хәзерләнеп беткәч кенә, "Сетевая компания"дә бу эшкә җаваплы итеп беркетелгән урынбасар белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты, автор буларак минем белән элемтәгә чыккан ул иптәш сөйләгәннәрдән вәгъдә ителгән ярдәм булмаячагы аңлашылды. Дөресен әйтим, өметләнгән Нурҗиһан апаны жәлләүдән нишләргә дә белмәдем. Район электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Рәүпович: "Илшат Шәехович вәгъдә иткәч, эшләнә инде ул, борчылмагыз", - дисә дә, шактый вакыт уңай җавап булмагач, үзебезнекеләргә мөрәҗәгать иттем. Нурҗиһан апа кайчандыр эшләгән "Якты юл" хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов та, шушы авылдан таныш эшмәкәрләр дә бергәләп ярдәм итәргә ышандырды.
Бу юлы инде җирле үзидарә җитәкчесеннән берләштерү җитеп бетмәде. Әмма Раиф әфәнде үзенең вәгъдәсен онытмаган булып чыкты. Уттай эш өстендә, кешеләр биреп, бөтенесен оештырды ул. Бер карасаң, кечкенә генә йорт кебек, әмма аны газ белән җылытуга күчерү өчен шактый үзгәрешләр кертергә, проект-смета документлары ясатырга, рөхсәт язулары артыннан йөрергә, җылылык системасы үткәрергә, мичне сүтеп чыгарырга, газ казаны сатып алырга... Кыскасы, шактый зур сумма кирәк була. Әмма башлаган эшне ярты юлда калдырмый рәис.
- Төзелеш буенча авылыбызның бригадиры Ринат Гыйлаҗетдинов бөтенесен оештырды. Кирәкле бөтен төзелеш материалын китертте, газ миченә кадәр алып кайтты. Әле мичкә түләргә ул чакта колхоз кассасында акча булмаган, Ринат үзе түләп торган, - дип сөйли Нурҗиһан апа. - Ленар Хамматов мич чыгарды, Расил Галимов аңа матур итеп плиткалар ябыштырды, стеналарымны тигезләде, буяды, Альфред Дәүләтгәрәев батареялар кертте, мичләрне урнаштырды, барысы да шулкадәр тырышып, әйбәт итеп эшләделәр. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек...
Әмма язмабызны бу урында тәмамлап булмый әле, укучым. Тормыш мәшәкатьләре шулкадәр күп, ыгы-зыгы белән һәр көнебез кайнап торса да, шулар арасында кеше хәсрәтенә битараф кала белмәгәннәр дә табылып тора шул. Ихлас күңелдән, чын-чыннан яхшылык эшләргә теләгән кеше беркайчан да ниятеннән ваз кичми, аны онытмый, ничек тә тормышка ашыра икән. Казанда яшәүче Илшат Шәех улы да Балтач районының иң чигендә урнашкан Шода дигән авылда яшәүче Нурҗиһан апаны, никадәр вакыт үткәннән соң, кабат искә төшерә! Үзе кушканнарның үтәлеше белән кызыксына һәм... элек планлаштырылганча, подрядчы оешма "Водстрой" ширкәте аша "Якты юл" хуҗалыгының шушы максатка түккән барлык чыгымнарын кире кайтара.
+
Яхшылык яхшылыкны тудыра, диләр бит. Ә без, үз чиратыбызда, тагын бер кешегә бик тә кирәкле, саллы ярдәмнең сәбәпчесе була алуыбызга сөенеп, бар әле ул мәрхәмәтле кешеләр, бар, дибез. Шәһәрдә дә, авылда да...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.12.2017
Нет комментариев