“Минем соңгы кыңгыравым” конкурсы җиңүчесе нинди бүләк алачак?
Без бүген әлеге бәйгенең финалын башлап җибәрдек.
Анда шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиядән Эльвина Юнысова, Иске Суыксу мәктәбеннән Зилә Заһидуллина, Иске Тинчәледән Ильнара Әсәдуллина һәм Адав-Толымбайдан Милия Хөсниева катнаша. Алар өчен тавыш бирү 6 июньгә көндезге сәгать 12гә кадәр барачак.
Ә хәзер серне ачабыз: җиңүченең бүләге турында әйтәбез. Аңа чыгарылыш балына оста-чәчтараш Илүзә Садыйковадан купшы прическа!
Бүләк турындагы сертификат инде әзер. Ул кемгә бирелер? Анысы сездән тора! Актив тавыш бирегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев