Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Министр Буаның сәнәгать паркында булды, резидентлар җәлеп итү юлларын күрсәтте (фото)

Буага эшлекле сәфәр белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде.

Министр иң беренче Карлы авылы территориясендә торгызылган “Буа” сәнәгать паркы белән танышты. Очрашу вакытында район башлыгы Ранис Камәртдинов әлеге паркның инфраструктурасы, үз бизнесын төзергә теләгән кешегә нинди мөмкинлекләр тудырылу, резидентларга дәүләт тарафыннан төрле булышу чаралары  турында сөйләде  (мәсәлән кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү, төзелеш чыгымнарына займнар бирелү, өстенлекле шартларда микрозайм, электр энергиясенең бер өлешенә субсидия бирелү). Ранис Рафисович әйтүенчә биредә биш резидент бар инде. Җитәкче аларның санын тагын да үстерүнең төрле юлларын өйрәнүләрен әйтә. Бу максатта район Кытай белән дә элемтә дә булдырган. Биредә эшчәнлек башларга һәм моның белән районның икътитсадын үстерергә майданнар тагын да бар. Район башлыгы бу өлкәдә министрның  да киңәшләрен ишетергә теләвен әйтте.

Олег Коробченко барысы белән дә танышканнан соң, иң беренче өстенлек дип, паркның Казан-Ульяновск трассасы буенда урнашуын һәм Буаның  чит регионнар белән чикләшүен атады.

Бирегә  инвесторлар килеп үз бизнесы өчен төзелеш башлауны көтәргә кирәкми. Ә алар  өчен әзер биналар, мәйданчыклар тәкъдим итәргә кирәк. Алар тәкъдим иткән хезмәт хакына эшче куллар да килергә әзер булачак. Бу үзегезнең яшәүчеләрнең читкә зуррак хезмәт хакы эзләп китүен дә азайтачак. Ульяновск сездән 80, ә Казан 150 километр арада урнашкан. Ульяновскта эре җитештерү компанияләре эшли. Аларның логистикасы Буа аша тезелгән. Сездә юллар яхшы. Бу мәсьәләдә Ульяновск шәһәрендәге бер компанияне  кызыксындырып караячакбыз.

 Республикада эшләп килүче промпаркларга инвесторлар җәлеп итү җиңел генә бармый.  Без Татарстан рәисенә шундый тәкъдим белән чыгачакбыз: шушы мәйданчыкларда кечкенә заводлар кую. Ягъни  сорау булган,  халык өчен көндәлек куллану товарлары җитештерү. Менә шундый җитештерүләр районны датациягә яшәүчедән “донор” булырга ярдәм итәчәк. Моңа перспективалар бар.  Аннан кешеләрдә үз республикаңда җитештерелгән товарны сатып алу мәдәниятен дә үстерергә кирәк. Үз-үзен туендыручы республиканың һәр районы үз-үзен туендыра алырга тиеш. Шул вакытта бездә тотрыклы икътисад булачак һәм без моңа омтылачакбыз, - диде министр.

Бер уңайдан ул ветеринария техникумы базасындагы ресурс үзәге белән дә танышты. Биредә укып чыккан студентлар өчен промпаркларда югары хезмәт хакы белән эш урыннары булдыру шулай ук төп бурыч булуын әйтте.

Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев