Миңнеханов: «Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе»
«Татарстан алдагы үсешен дәвам итә. Күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республика илдә алдынгылар сафында тора.
Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе», –дип Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына 2026 елга юлламасы белән чыгышын татар телендә башлады.
«Без ил лидеры, Президентыбыз Владимир Путинга, РФ Хөүмәтенә безнең башлангычларга теләктәшлек һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтле», – дип дәвам итте ул сүзен.
Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында уза.
Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында иртәнге сәгать 10 да башланды.
Чарага ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, Россия Федерациясе Геройлары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылган. Барлыгы 670 кеше катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев