Минтимер Шәймиев Исламия Мәхмүтова юбилеена кыйммәтле бүләк ясады
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова Тинчурин театрында зурлап юбилеен билгеләп үтте.
ктриса тамашачыларга үзе язган “Син бит минем бергенәм” пьесасын тәкъдим итте. Пьеса алдан да озак еллар Тинчурин театрында барган иде инде. Спектакльнең режиссеры да Исламия апа үзе.
-Спектакльне туган көнемдә үк үткәрергә тәкъдим иткәннәр иде. Оныгым Ришатның армиядән кайтканын көттем. “Әнинең юбилеенда да булмадым, дәү әни, синекенә кайтам инде, мине көт” диде ул, - ди Исламия Мәхмүтова.
Спектакльдән соң яңа гына армиядән кайткан оныгы аны юбилее белән үзе котлады.
Татарстан Республикасы Дүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова актрисага “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын, алтын сәгатен тапшырды.
Фото - "Татар информ"/ Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев