Мишустин социаль пенсияләр 1 апрельдән арттырылачагын хәбәр итте
Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән арттырылачак, бу күтәрелеш 4 миллионнан артык кешегә кагылачак. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».
Ул искәртте ки, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре инде арттырылган иде, ә хәзер апрель башыннан социаль түләүләрне индексацияләү планлаштырыла.
Аның сүзләренчә, өстәмә акчаны 4 миллионнан артык кеше алачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятим балалар һәм асраучысын югалткан гражданнар, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен эш стажы булмаган яки җитәрлек булмаганнар.
Мишустин өстәде ки, моның белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ДНР һәм ЛНРдагы ирекле формированиеләрдә катнашучыларга, Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләргә һәм башка категория граждан пенсияләре дә артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев