Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Мәктәпкә асфальт юл, иске агачларны кисүне сорадылар Буа районында яшәүчеләр

Чуаш Киштәге авыл җирлегендә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау утырышы узды.

Анда район җитәкчесе Ранис Камәртдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, халыкка социаль ярдәм күрсәтүче оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Җыенда бигрәк тә Таковар, Новоселки, Чуаш Киштәге авылларында яшәүче өлкәннәр актив булды. Алар очрашуга килгән җитәкчеләрдән мәктәпкә бару юлына асфальт юл сорадылар. Шулай ук Чуаш Киштәгенең К. Маркс һәм Ленин урамнарында зур карт агачларны кисәргә ярдәм итүләрен үтенделәр.

Ранис Камәртдинов районның быелгы планнары белән таныштырды. Мәсәлән, Чуаш Киштәгендә яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин соңгы биш елда районда Президент ярдәме белән мәдәни, социаль объектларны төзелүе һәм капремонт үткәрелүе хакында сөйләде.

– Республика халкының тормышын яхшырту юнәлешендә узган ел 40 программа эшләсә, быел аларның саны 50гә җитте. “Безнең ишегалды” программасында буалылар аеруча актив булды. Районда соңгы биш ел эчендә 165 километр су торбалары яңартылды. Яңа скажиналар урнаштырылды, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев