«Мобильник» тыела
Быелдан башлап үз көченә кергән мәктәпләрдә укучыга телефон йөртүгә бәйле законга карата фикерләрне белештек.
Мәгариф турындагы законга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, хәзер дәресләрдә укучыларга кәрәзле телефоннар куллану рөхсәт ителми.
Баланың, укыту-чының сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч туган яисә башка төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янамаганда, әлбәттә. Әлеге тыю Буа районы мәктәпләрендә ни рәвешле гамәлгә кертелде? Моңа педагоглар һәм укучылар ничек карый? Әлеге материалда укыгыз.
Наталья Македонская, район мәгариф идарәсе начальнигы:
— Закондагы үзгәреш-ләр башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда укучыларның дәрес вакытында теләсә нинди телефон куллануын тыя. Килешегез, бала күп очракта телефонын тәнәфес вакытында гына түгел, дәрестә, укытучы аңлатып торганда да кулына ала. Ул аннан дәрескә бөтенләй катнашы булмаганны карап мавыга, яисә укытучы биргән биремне үзе уйларга теләмичә, шуннан карап күчерә башлый. Моннан кемгә зыян дип уйлыйсыз? Әлбәттә, баланың үзенә. Педагоглык стажыма таянып шуны әйтәм: бала телефоннан, бигрәк тә башлангыч һәм урта сыйныфларда файдалы мәгълүмат карамый. Ул йә уйный, йә социаль челтәрләрдә «утыра», хәтта янәшәсендә утырган иптәше белән телефоннан язып аралаша.
Аннан балаларның күзләре күрү начараю очраклары артуга да күз йомып кала алмыйбыз. Аз хәрәкәтләнү сәбәпле, симерү, умыртка баганасына зыян килү кебек авырулар да арта.
Телефон кулланырга ярамау турында яңалыкта укучының, укытучының гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамаганда, дигән искәрмә бар. Бу хакта шуны әйтәм: районның барлык мәктәпләре дә куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителгән. Махсус әзерлекле хезмәткәрләр тәүлек дәвамында кизү тора. Ишекләр автомат рәвештә бикләнә.
Бу законны мин мәгариф җитәкчесе һәм үзем ана буларак та хуплыйм. Ә район мәктәпләре арасында беренче булып лицей-интернат смартфоннарны мәктәпкә алып йөрүне тыйды. Гади кнопкалы телефон белән йөрергә рөхсәт ителә. Әти-әни белән элемтәгә сыйныф җитәкчесе аша чыгарга мөмкин. Моңа кадәр дә мәктәпләрдә укытучылар дәрес алдыннан телефоннарны җыеп алалар иде. Әлегә районның башка мәктәпләрендә шушы кагыйдәгә буйсынып эш итәләр. Бу эш мәгариф учреждениесенең эчке акты буенча эшләнә. Кабатлап әйтәм, барысы да балага яхшы булсын өчен. Аннан законда тагын шундый төзәтмәләр дә бар: ул дәрес вакытына тәртип саклауга һәм дәрес вакытында дисциплинаны бозып педагогның хокукларын чикләүгә дә кагыла. Әгәр дә бала «ярамый» дигәнне тыңламыйча, телефонын мәктәпкә алып килә икән, бу очракта аның әти-әнисе белән сөйләшү алып барылачак. Кат-кат кисәтүләргә дә буйсынмаганда бала һәм әти-әни белән хокук саклау органнарының балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениясе хезмәткәрләре сөйләшәчәк. Шулай да 2023 елның 19 гыйнварындагы 618 номерлы федераль закон белән шәхси танышырга киңәш итәм.
Илнар Абзалов, лицей-интернат директоры:
— Яңа закон гамәлгә кергәнче үк мәктәптә, бигрәк тә тәнәфесләрдә балаларның бөклә-неп телефонга текәлү-ләренә тыныч кына карый алмый идем. Телефоннарны җыя башладык. Әти-әниләр арасында да төрле фи-керлеләр бар. Шуңа бөтенләй тыя алмадык. 26 февральдән, мәгариф турындагы законга таянып, уку йортының локаль акты нигезендә мәктәпкә кнопкалы телефоннан гайре башка төрле элемтә чарасы алып килү тыела башлады. Без бу карарны кабул иткәнче һәр сыйныфта ата-аналар комитеты активлары белән очраштык. Беләсезме, аларның 80 проценты мәктәпкә телефонсыз йөрергә, дип тавыш бирде. Без моңа бик сөендек. Бу кагыйдә керүгә аз гына вакыт узса да, коллегаларым уңай нәтиҗәне сизә. Балалар дәрестә күпкә тынычрак һәм игътибарны да алмыйлар, диләр. Тәнәфес вакытында да хәзер күбрәк аралашалар, хәрәкәттә. Моның нәтиҗәсе булмый калмас, дип уйлыйм.
Тушкина Ирина, ученица 8 класса
Мингалиева Ильмира Равилевна, учительница географии лицей-интерната г. Буинска
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев