Мошенниклар квартирны арендалыйбыз, дип буалы хатын-кыз исеменә кредит алырга җыенганнар
Агымдагы елның 6 апрелендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенә торак арендалауда мошенниклык гамәлләре турында гариза килә.
Буа шәһәрендә яшәүче хатын Казан шәһәрендәге увартирын арендага бирергә булган һәм "Авито" сайтында белдерү биргән. Берничә сәгатьтән соң аңа кәрәзле телефонга арендаторлар шалтыраткан, алар озак вакытка фатирга керергә теләүләрен әйткәннәр. Задаток бирмәкче булып янәсе трубканы банк хезмәткәренә тапшырганнар һәм Саклык банкы картасы номерын сораганнар. Ул Андроид кушымтасында теркәлү өчен 5 урынлы кодны әйтүне таләп иткән. Шулай ук шәхси мәгълүматларын исемен, атасының исемен сораганнар. Берникадәр вакытта маташулары беленгән. Бәхеткә зыян килеп өлгерми, чөнки хатын-кыз онлайн банкта парольләрен вакытында алыштыра һәм вакытлыча дәүләт хезмәтен блоклый. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге уяу булырга һәм таныш булмаган затка смс кодларын хәбәр итмәскә куша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев