МТСны бетереп, завод төзиләр. Әхмәт электромеханика заводы тарихы
Тагын ике елдан Әхмәт электромеханика заводы 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.
Ул районда катлаулы чорларда да үз маркасын төшермәгән җитештерү объектларының берсе булып тора.

Завод төзелү сәбәпләре
Заводның 50 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган китаптан алынган мәглүматларга караганда, аны төзү урыны итеп Буа районының Лашчы станциясе бистәсен сайлаулары юкка түгел. Чөнки моңа кадәр биредә махсус машина-трактор станциясе (МТС) эшләп килгән. Ул тирә-юньдәге барлык колхоз, совхозларга хезмәт күрсәтә торган булган. Завод шул барлык хуҗалыкларны электрлаштыру буенча комплектлаштыру детальләре белән тәэмин итәргә тиеш дигән карар кабул ителә. Лашчы станциясе бистәсен сайлауларының тагын бер сәбәбе билгеле, биредән товар озатырга уңайлы – автомобиль юлы һәм тимер юл бар. Менә шундый перспективаларны уйлап бетергәч кенә... әлеге идея чынга ашмый кала. Яңа гына кабул ителгән аграр реформа аркасында машина-трактор станциясен бетерәләр. Аның урынына 1958 елда Әхмәт электромеханика заводы төзиләр. Ул СССРның авыл хуҗалыгы министрлыгына буйсынган “Сельэнерго” бөтенсоюз оешмасы структурасы составына кертелә. Башлангыч чорда Казан электромеханика заводы филиалы буларак эшли башлый. Чөнки яңа заводны җибәргәндә ике проблема килеп туа – детальләрне ясау һәм электр двигательләрен ремонтлау өчен махсус җайланмалар булмый. Икенчесе – станок артына басып эшләрлек кадрларны әзерләргә кирәк була. Шулай итеп, комбайннарны, чәчкечләрне, тракторларны ремонтлаган кичәге слесарьларны яңа һөнәрләргә укыту ихтыяҗы килеп туа. Бу Казан электромеханика заводы ярдәме белән эшләнә.

Завод җитәкчеләре
Шуңа беренче вакытта Казан заводының директоры Кузьма Лепесткин беррәттән биредәгесен дә җитәкли. Соңрак ул Әхмәт заводына идарә итү өчен мастер вазифасына Буа районы Норлат авылында туып-үскән Заһит Сәлахетдиновны эшкә кабул итә.
Беренче елларда яңа заводта 180 кеше эшли башлый. Җитештерү күләме арта бара. Бөтен Россия авыллары, шәһәрләре буйлап электр баганалары сузыла, аларны комплектлаштырырга детальләр шушы заводта ясыйлар. 1960 елда Әхмәт электромеханика заводы мөстәкыйль предприятие статусы ала. Директор итеп Эдуард Миндубаев билгеләнә. Ул җиң сызганып эшкә алына, югары вольтлы баганалар аерым конструкцияләрдән тора. аларны төгәллек белән ясау өчен Ставрополь краена, Краснодар өлкәсенә кадәр барып өйрәнеп кайта, продукцияне сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә җитештерүне максат итеп куя. 1963 елда заводка яңа директор Нургали Җамалетдинов килә. Бу елларны да завод зур егәрлек белән эшли, детальләрнең яңа төрләрен ясый башлыйлар. 1968 елда бирегә җитәкче итеп Владимир Пстыгинны куялар. Тик ул план үти алмау сәбәпле, эштән тиз китә һәм аның урынына Юрий Кондратьевны билгелиләр. Ул завод белән 1970 елга кадәр идарә итә, соңрак аны Мансур Вафин белән алыштыралар. Ул 1975 елга кадәр хезмәт куеп, башка эшкә күчерелә, завод “штурвалына” Равил Рәшитов килә. Ул да озак тормый, яңа директорлар Мансур Рәхмәтуллин, Олег Рамазанов берничә ай гына эшлиләр. Алардан соң завод кризис кичерә башлый. Бу баткаклыктан чыгару өчен көчле җитәкче кирәк була. КПСС райкомы бу вазифага “Буа электр челтәре” оешмасы директоры урынбасары Мәгъзүм Насретдиновны тәкъдим итә. Мәгъзүм Шәйхелислам улы беренче эш көнен болай дип искә алган:

– Җәй булса да, салкын, яңгырлы көн иде. Уйлап куйдым: ничек шушы пычрак юллардан металлны һәм әзер продукцияне төяп озатыйм? Вагоннар китә алмыйча басып торалар. Карар кылдым: юл төзәргә кирәк. “Главсельэлектросетьстрой” оешмасыннан ярдәм сорадым, гозеремне ишеттеләр, кирәкле техниканы һәм чималны бирделәр, - дип язылган китапта.
Шулай итеп, заводтан тимер юл станциясенә кадәр бик кирәкле 1,5 километр аралыктагы юлны төзиләр. Юлсызлыктан туйган авыл халкы үзләре дә булыша. Шулай итеп, товарны озату проблемасы хәл ителә. Бу тагын да дәртләнеп эшләргә стимул бирә. 1980 елда завод елга 5 мең тоннадан күбрәк метал конструкцияләр эшләп чыгара. Ул “Средневолжскэлектросетьстрой” тресты предприятиеләре арасында алдынгы урынга чыга.
1987 елда Мәгъзүм Насретдинов яңадан “Буа электр челтәрләре” оешмасына баш инженер итеп күчерелә. Ул вакытта әлеге оешмада да авырлыклар була. Ә заводны Фәрит Салиев, соңрак Василий Сергеев җитәкли башлый. Ләкин кабат заводның хәлләре мөшкелләнә башлый: чыгарылган продукция сатылмый, цехлар эштән туктый, яңа товарлар ясарга металлар юк, эшчеләр берничә ай хезмәт хакы алмагач забастовка белән яныйлар. Предприятиене “саздан” тартып чыгарырга 1991 елны яңадан Мәгъзүм Насретдиновны директор урынына кайтаралар. Ул кабат заводка “җан кертә”. Анда 2018 елдага кадәр эшли, бүгенге көндә мәрхүм.

Шул елларда завод белән бергә Лашчы станциясе авылы да үзгәрә, үсә, зурая башлый. Предприятиенең социаль программасы нигезендә завод эшчеләре торакларын газлаштыру эшләре башлана, су кертелә, телефон элемтәсе сузыла. 1995 елда мәчет сафка баса, зиратлар тәртипкә китерелә, аларның территориясе тимер коймалар белән тотып алына. 1998 елда завод үз хисабыннан урамнарга асфальт салдыра. 2006 елда Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә республиканың иң төзек торак пункты исемен ала.

Хәзер дә завод эшен дәвам итә. Аның продукциясе Россия базарларына озатыла. Анда Мәгъзүм Насретдиновтан соң Эдуард Хәбибҗанов, Рөстәм Әхмәтов директор булып тора, хәзерге көндә предприятиене Динар Вилданов җитәкли.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев