Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Намусына тугры булган инспектор

Тиздән ЮХИДИ хезмәткәрләре көне.

 

Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенә “погонына” гына түгел, ә намусына да тугры булган инспекторны язарга теләгебезне белдердек. Безгә капитан Семен Власовны күрсәттеләр.

Йөртүчеләр   арасында   аның турында принципиаль, хәтта артыгы белән, диләр. Әмма кырыс юл инспекторы формасы астында нинди шәфкатьле йөрәк типкәнне  белүчеләр бармак белән генә санарлык. Егерме елга якын район юлларын патрульләү барышында  юлчыларга күп ярдәме тиде Семенның. Полицейский көндәлегеннән берничәсен язып китәбез.

Моннан берничә ел элек март аенда Семен Власов Казан-Ульяновск трассасында, Карлы авылыннан ерак түгел постта торган. Кичке тугызлар тирәсендә Сызраньнан Казанга баручы автомобильнең олы яшьтәге йөртүчесе “ДПС” автомобилен күреп, ашыгып килә. Юлда хатынының хәле начарланып китүен, тизрәк медицина ярдәме кирәклеген хәбәр итә. Бу як кешесе булмаганга, дәваханәнең кайда урнашканын белмим, ди. Семен Власов ир белән  икәүләп авыру хатынны тизрәк хезмәт автомобиленә күчерәләр, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып тормыйча, напарнигы Фаил Кәримов белән “мигалка”ны кабызып, район дәваханәсенә илтәләр. Юлчы ир шәфкатьле инспекторларга кат-кат рәхмәт укый.

Тагын бер очрак. Апрельнең күпләп кар яуган төне була ул. Шәһәрдә патрульгә чыккан Семен Власовка Татар Аксуы белән Байтирәк авыллары арасындагы юлны кар күмгән, 8ләп автомобиль туктап калган, берсе кюветка “очкан”, дип шалтыраталар. Тиз арада нспектор юл чистартучы оешмага шалтыратып, хәлне аңлатып бирә, напарнигы белән үзе дә шул урынга ашыга. Мең бәла белән карны ера-ера барып җиткәч, алдан трос белән юл кырыена төшкән автомобильне тартып чыгаралар, аннары бергәләп калганнарын.

– Төне салкын, йөртүчеләргә юл чистарткыч техника килеп җиткәнне көтәргә туры килә иде, - дип искә ала инспектор.

Йөртүчегә ярдәм итү дигәннән, ул узган айда гына тагын бер очрак турында хәтерен яңартты. Удмуртиядән килгән автомобиль 200 килограммлы тимер сыемнар төягән була. Боҗра юлда автомобиль кискен борылып китә һәм арбадагы товар, бортны җимереп, сыемнар юлга коелалар. Инспектор Семен Власов һәм ярдәмгә килгән тагын дүрт кеше өч сәгать буе тимер сыемнарны арбага төйиләр. Соңыннан инспектор йөртүчегә җимерелгән бортларны ремонтларга, дип автосервиска барырга да булыша.

–Кеше баләсенә күз йома алмадым. Кечкенәдән шулай. Юлчыга булышуы берни түгел, ә менә ДТП һәлак булучыларны күргәч, берничнек тә ярдәм итеп була аламвына җан әрни. Бигрәк тә балалар кызганыч, - ди полицейский. Шуңадыр да ул үз балаларына велосипедта ишегалдында гына йөрергә рөхсәт итә, автомобильдә арткы утыргычта, автоутыргычта йөртә.

Героебыз юл хәрәкәте инспекторы булып китүенә дә ДТП гаепле булган бит. Яшь чакта Жигулие белән авариягә очрагач, гаеплене ачыкларга килгән район ЮХИДИ бүлекчәсенең элеккеге начальнигы Равил Мөхәммәтбариев аны үзләренә  эшкә чакыра. Шуннан бирле ул кагыйдә бозучыларга карата кырыс та, принципаль да  булган юл инспекторы.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев