Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ни өчен Буа балыкчыларын балык тотуда чиклиләр?

25 апрельдән Татарстан сулыкларында балык тотучылар өчен чикләүләр кертелә. Бу балыкларның язгы чорда  уылдык чәчү вакыты җитү белән бәйле.  Татарстан Министрлар Кабинеты Карары нигезендә ел саен “Уылдык” операция”се вакытында барлык региональ министрлыклар, ведомостволар биологик сулыклар ресурсларын закон бозучылардан сакларга тиешләр.

“Зөя буйлары” дәүләт табигать заказнигы начальнигы Илнур Гыйбадуллин белдерүенчә, бу вакытта закон кысаларында балык тоту белән мавыгу кагыйдәләре бик гади: балыкчы яр буенда ике ыргаклыдан артык булмаган  бер кармак белән балык тота ала. Арада белмәдем, дип көймәгә утырып, спиннинг белән тотучылар очрый. Андыйларга административ штраф каралган. Табигатьне саклау законнарын даими һәм явызларча бозучы браконьерлар белән бу чорда чын мәгънәсендә көрәш башлануын белдерә җитәкче. Алар елгаларны  ятьмә белән бүлеп куялар, яисә варварларча ясалган төрле җайланмалар кулланалар. Тик шуны онытмагыз, браконьерлыкның кайбер төрләренә 300 мең сумгачча штраф, кайбер очракларда иректән мәхрүм итү дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев