Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Ният” талантларны барлады (+ВИДЕО)

"Ният" театр фестивале яшь театр сөючеләрне узган җомгада кабат бергә җыйды. Районда алтынчы тапкыр узучы конкурсның җиңүчеләрен Буа Дәүләт драма театры бинасында бүләкләделәр. - Театр карау бер, ә менә сәхнәдә уйнаган баланың ки-ләчәктә кем буласын бер сүз белән әйтеп була. Үз-үзен ашатучы кеше. Образны ачып, шул кичерешләрне кичергән бала күңелендә...


"Ният" театр фестивале яшь театр сөючеләрне узган җомгада кабат бергә җыйды. Районда алтынчы тапкыр узучы конкурсның җиңүчеләрен Буа Дәүләт драма театры бинасында бүләкләделәр.
- Театр карау бер, ә менә сәхнәдә уйнаган баланың ки-ләчәктә кем буласын бер сүз белән әйтеп була. Үз-үзен ашатучы кеше. Образны ачып, шул кичерешләрне кичергән бала күңелендә начарлык та, тупаслык та, кеше өстеннән көн күрүгә хирыслык та була алмый. 22 уку йорты, 211 роль - бу аз сан түгел. Кызганыч, бәйге алтынчы ел инде безнең коллектив энтузиастлары көче белән генә оештырыла. Мин киләчәктә "Ният"нең якты ниятләре тагын да күбәеп тормышка ашачагы өчен тырышачакмын, - дип башлады сүзен театр директоры Раил Садриев. Әлеге бәйге казанында кайнаган уку йортлары коллективларына, коллегаларына чын күңел-дән рәхмәтен белдерде.
Ул иң беренче төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сәхнәгә чакырды. Аксу урта мәктәбе укучылары сәхнә-ләштергән әсәр иң уңышлысы дип табылды, коллективка Гран-при һәм Диплом тапшырылды. Күшке урта мәктәбе коллективы беренче урынга, шәһәрнең 1 номерлы һәм Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпләре икенче-өченче урынга лаек булдылар. Барлык җиңүчеләргә кубоклар һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ният” театр фестивале яшь театр сөючеләрне узган җомгада кабат бергә җыйды. Районда алтынчы тапкыр...