Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Нык тыл булуыбызны тагын бер кат күрсәттек. Буа районыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм китәчәк

Якташларга кирәкле әйберләрне туплауда район халкы, оешма-предпри-ятиеләр коллективлары, Казан, Ульяновск шәһәрләрендә яшәүче якташлар актив булышты.

 

Буа дәүләт драма театры коллективы, узган сишәмбедә Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Люстра” спектаклен куеп, билет сатудан кергән 30 мең сумны СВОда катнашучы якташларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә тапшырды.

Мәдәният өлкәсе ветераннарының  “Буа моңнары” иҗат төркеме авылларда чыгыш ясый башлады. Үзешчән җырчылар милли киемнәрен гимнастеркаларга алмаштырып, патриотик җырлардан төзелгән репертуар белән  беренче концертны Килдураз авылында куйдылар. Аннан җыелган  14 мең 200 сумны район гуманитар ярдәм җыю штабына китерделәр.

Буа ветеринария техникумының укытучылар һәм студентлар коллективы уку йортын төрле елларда тәмамлаган егерме чыгарылышына Яңа ел пакетлары әзерләде. Кәгазь тартмаларга тәм-томнар, ашчылар төркемендә укучылар әзерләгән чәк-чәк, бәйләгән “йөрәкләр” һәм җылы сүзләр белән хатлар салдылар. Моннан тыш, алар калган якташлар өчен дә чәк-чәкләр әзерләделәр һәм 80 маскировкалау челтәре үрделәр. Күчтәнәчләрнең барысын да штабка илтеп тапшырдылар.

Адав-Толымбай авылында яшәүче  Зөһрә Ибраһимова өендә авыл хатын-кызлары халыктан җыелган акчага продуктлар сатып алып, сәдакага китергән азык-төлекне кулланып шушы көннәрдә генә 850 граммлы тартмаларда 147  данә чәк-чәк ясадылар.  95 тартманы егетләргә районнан китүче гуманитар ярдәм белән озаталар, калганнарын да шәхси посылкаларга салып җибәреп бетерәчәкләрен әйтә-ләр.  Зөһрә апа әйтү-енчә, бер төркем авылдашлар җыелып, инде күптән аның өендә чәкчәкләр пешерәләр. Газ, су, электр куллану  чыгымнарын хуҗабикә үзе түли, эш беткәч җыештыра. Моны һич кыенсынмыйча башкара.   Моннан тыш, толымбайлылар  махсус хәрби операциядәгеләр өчен  үлән чәйләре хәстәрлиләр.

- Бөтен продуктларны жәлләмичә, салабыз, егетләребезгә тәмле булсын, дип әзерлибез, - ди Зөһрә апа. 

Гуманитар  йөкне туплауда   тагын бик күп райондашларыбызның, читтә яшәүче якташ-ларның өлеше кергән.  Өчәр бензин пычкысы, бензин генераторы, тагын бик күп әйберләр китерүчеләр булган.

Ә җыелган  акчаларга шулай ук егетләр сораган бик күп әйберләр, шул исәптән дронга каршы одеяллар, термобельелар сатып алынган. Сүз уңаеннан, гуманитар йөк белән колонна тугызынчы декабрьдә юлга кузгалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев