Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Өч әфганчы истәлегенә стенд ачтылар

Күптән түгел Кайбыч авылы мәктәбендә Рәсим Мәүлетовка, Рәүф Хөсниевка, Мөнир Шәрәфдиновка багышланган стенд ачтылар.

Беренчесе сугыш кырында һәлак булса, икесе тыныч тормышта вафат булган.

Стенд ачу идеясе – әлеге мәктәп укытучылары Нурлисә Хәсәнова һәм Рузинә Мозаффарованыкы. Алар ярты ел буе мәгълүмат җыеп, шушы истәлекле тактаны булдыручылар. Тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, әфганчыларның туганнары, дуслары килгән иде. Алар һәрберсе чыгыш ясадылар.

– Районнан 180гә якын солдат Әфганстан сугышында катнашты. Бүгенге көндә шуларның 47се тыныч тормышта вафат, бишесе һәлак булды, калганнары исән-сау. Без аларның гаиләләре белән элемтәдә торабыз, хәлләрен сорашабыз, ярдәм кирәксә, хәлебездән килгәнчә булышабыз. Киләчәктә дә безнең хәрәкәт актив эшләячәк, - диде әфганчылар Советы ветераны җитәкчесе Ринат Хәсәнов.

Аннан соң герой солдатларның якыннары, дуслары сүз алдылар, хатирәләр яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев