Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Өч өйгә өч истәлек тактасы

Әфганстан сугышында һәлак булган буалы егетләрнең туган йортлары диварларына истәлек итеп фотолары белән мәрмәр такталар беркетелде.

 

 

Сугышчан иптәшләренең хәтерен мәңгеләштерү йөзеннән моны районның сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Советы оештырды.

Беренче  тактаны Килдураз авылында Шәрәфетдин Баһаветдинов яшәгән йортка беркеттеләр. Егет 1981 елның 9 сентябрендә Әфган-станда сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Шәрәфетдиннең әни-се Хаҗия апа бүген дә улы турында күз яшьләрсез сөйли алмый. Бу инде барысын да яңарту, хәтерне кабат әйләндерү, - ди ул.

Шәрәфетдиннең төпчек энесе Марат  истә калганнары белән бүлеште. Абыйсы армиягә киткәндә аңа нибары биш яшь була. Бала гына булса да, аның үзенә кул сәгате биреп калдыруын ачык хәтерли. Абый һәлак булгач, сагынып, хәрби фуражкасын киеп йөрүе исендә калган.

Һәлак булган  Рәсим Мәүлетов Кыр Энәлесе авылыннан. Егет кечкенәдән уңган, тырыш булган. Армиягә киткәнче берүзе бер машина каен утыны ярып калдырган. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач, туган өен кирпеч белән тышларга хыялланган. Улының магнитофоннан яңгыраган җыр астында тирли-тирли эшләве әнисе Әлфия апаның әле дә күз   алдыннан     китми. 

Геройларның тагын берсе Фәрит Әхмәтов Аксу авылында туып-үскән. Армиядән хатларны минем барысы да әйбәт, әни, үзеңне сакла, дип яза торган булган. “Әфганчы”ның әнисе бүген исән түгел.  Фәрит турында истәлекләре белән туганнары бүлеште.  Мәрхүмнең сеңелесе Резеда Шәмсетдинова  абыйсының тыныч холыклы, бик ярдәмчел булуы турында сөйләде.

- Кем генә мөрәҗәгать  итсә дә, хәлдән килгәнчә ярдәм итә иде. Күңеле бик рәхимле иде, - дип сөйли ул.  Фәритнең олы абыйсының хатыны Мәрьям да  аны җылы сүзләр белән искә ала.

- Фәрит белән, яшь аермабыз зур булмагангамы,  уртак сүзләребез күп иде. Ул җиде балалы гаиләдә үсте.  Армиягә кадәр автомобиль йөртүче ярдәмчесе булып эшләде. Бик күп әдәби китаплар укый иде. Кайчак абыйсы дәресен әзерлә, дип шелтәләп алгач, качып укый иде, - ди ул.

Һәлак булган сугыш-чы-интернационал-чыларның туган йортлары диварларына истәлек такталары беркетү инициативасы әфганчылар Советы идеясе.  Әфганстан сугышы ветераны Фәнис Җаббаров әйтүенчә, мондый истәлек такталарын тыныч тормышта үлгән сугышчан иптәшләренең өйләре фасадларына да беркетергә планлаштыралар.

Бу көнне мәрхүм булган “әфганчылар” рухына догалар да укылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев