Өченче балага түләүләр һәм социаль гарантияләр: Хөкүмәт Гаилә елына планны раслады
Хөкүмәт Россиядә Гаилә елына планны раслады. Премьер-министр Михаил Мишустин төп бурычлар һәм чаралар турында сөйләде.
Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренчә, план Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелгән. Ул 2030 елга кадәр демография һәм гаилә сәясәтенә багышланган стратегик документны эшләүне, күпбалалы гаиләләр өчен бердәм хокукый статусны һәм төп социаль гарантияләрне ныгытуны үз эченә алачак.
Шулай ук бала туганда дәүләт башлыгы кушуы буенча акчалата түләү озайтылачак, аны ипотеканы каплауга юнәлдерергә мөмкин.
«Балалар тәрбияләүче гражданнарга ярдәм, ата-аналарга ярдәм, үсеп килүче буын турында кайгырту һәрвакыт Хөкүмәт өчен өстенлекле булды һәм булып кала», - дип белдерде Премьер.
Ата-ана булырга теләүчеләрнең сәламәтлеген саклауга аерым игътибар биреләчәк.
Вице-премьер Татьяна Голикова Гаилә елы кысаларында үткәрелә торган чаралар турында җентекләбрәк сөйләде. Аны 19 гыйнвардан «Россия» күргәзмә-форумында «Родные - любимые» Бөтенроссия гаилә форумы ачачак. «Герой ана» күкрәк билгесе, «Ата-ана даны» медаль ордены белән бүләкләнгән ата-аналарны хөрмәтләү тантанасы көтелә.
«Бу безнең гаилә», «Ел гаиләсе» һәм башка киң күләмле конкурслар узачак. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә беренче дәрес Гаилә елы тематикасына багышланачак.
«Безнең уртак һәм, мөгаен, төп бурыч - зур гаиләгә хөрмәт белән карауны торгызу, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итү», - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев