“Оҗмахны” авылга алмаштырдык”. Буа районының Адав-Толымҗай авылыннан Кәримә һәм Закир Шакировлар шулай диләр.
Буалылар әлеге эшчән гаиләне атаклы бакчачылар буларак беләләр, ә без аларның гаилә тарихын сөйлибез.
Заманалар үзгәреп киткәч 90нчы елларда гаилә Кәримәнең әнисе ягына кайтып төпләнергә карар кыла. Бүген үзләре салып кергән йортта икәү генә яшәп калган бәхетле әби белән бабай язмышлары шундый борылыш алганга хәтта сөенеп тә куялар.
Адав-Толымбай авылында яңа төзеләчәк Яшьләр урамында иң беренче йортны Шакировлар торгыза. Сез күрсәгез бу бәхетле көннәрне ничек итеп сагынып сөйләгәннәрен!
— Авыл җирлеге башлыгы 27 сутый җир, менә шушы чиктән сезнеке була, дип казыклар какты. Ышанмадык. Безгә җир бирделәр! Җитәкче артыннан ук җепләр алып килдек тә, ирем белән йорт нигезен үлчәдек. Монда балаларыбыз Наилә белән Русланның да үз бүлмәләре булган өй төзиячәкбез, дип шатландык, диләр. Үзләре әйтмешли, авылга җылы яклардан бер кат күлмәктән кайтып төшкән була алар. Ташкентта сатып калдырган тораклары акчасы күченергә генә җиткән. Яшь гаиләгә ул вакыттагы колхоз рәисе Фоат Хәйсаров иске генә баракка урнашырга тәкъдим итә. Электрчы һөнәрле ирне колхозга беренче көннән чакыралар. Ә менә мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган Кәримә мәктәпкә түгел, фермага килә. Оста итеп тегә дә белә югыйсә. Тик совет заманнарыннан соң бездә дә тегү цехлары туктап калган була. Бик матур шәһәрдә яшәп кайтсалар да, юлсыз, газсыз авыл аларга шул вакытта ук җәннәтнең үзе кебек тоела. Инде тормыш авыр була ул якларда. Татарстан хөкүмәте күченеп кайтучыларга төзелеш алып бару өчен акчалата ярдәм итә ул чакта. Шуңа кирпеч, цемент алалар. Туганлык, бердәмлекнең нинди зур көч булуын монда тоя алар. Кәримә авылда яшәүче әнисенең туганы янына барып киңәш сорый. Өй җиткерергә уйладык. Нәрсәдән башларга да белмибез, диләр. Өмә җыярга кирәк, безнең нәсел зур, ди апасы. Яз башында йортның нигезен салалар. Бу вакытларны да бик сагынып сөйләделәр алар. 12 яшьлек Наилә көне буе йорт төзегән әнисе белән әтисе янына ашарга пешереп китерә. «Галанка» мичендә ипигә кадәр сала бала. Уллары 10 яшьлек Руслан белән әтисе йортның түбәсен ясый башлый.
— Осталар ялласаң, түләргә кирәк. Өлкән генә бер туганыбыз өйрәтеп тора, улым белән икәү йортның беренче кайчысын утырттык. Бала гына бит әле. Тота аласыңмы, көчең җитәме, димен. Шундый итеп тоткан, селкетеп тә булмый агачны — ди Закир абый. Икенче язда авылның Яшьләр урамындагы беренче йортның тәрәзәләрендә утлар кабына. Шул елны ук гаилә беренче тапкыр үзе үстергән помидор, кыяр, бәрәңге ашый. Юлсыз авылда Закир ялтырап торган яңа «Москвич» автомобиле белән ни эшлим соң, дип уйлап ала. Тота да аны «ГАЗ-52» машинасына алмаштыра. «Грузовой» транспортка авылда эш бетәмени! Бакча тутырып үзләре үстергәнне, кешедән дә җыеп, бәрәңгеләр төяп, якын шәһәрләргә чыгып китәләр. Менә шул вакытта алар җирнең чыннан да кешене ашатучы зур байлык булуын аңлыйлар.
Без бу гаиләнең яз көне иң мәшәкатьле чаклары булуын белеп бардык. Рассада үстерү белән шөгыльләнә алар. Ишектән кергәч үк этажеркаларда каплап куйган кызыл лампа астындагы рассадаларга күзебез төште. Арада инде өченче-дүртенче яфракта утырганнары да, яңа гына тишелеп килгәннәре дә бар. Теплица өчен, болары ачык грунт өчен, дип сөйләделәр алар безгә.
— Менә монда, Ходай кушса, быелгы уңыш үсә. Гаиләбез бюджетына яхшы гына керем өмет итәбез. Мин йөз мең сумнан да ким булмас, дип уйлыйм, ди безгә ачылып китеп хуҗабикә. Ел әйләнәсе мул булган җиләк-җимеш ягыннан кайтканга күрә дә, бу шөгыль күңелегезгә якын күрәсең, дибез аларга. Җиләк-җимеш башкаласы булган Ташкент шәһәрендә яшәдек, ышанасызмы, бакча нигъмәтләрен туйганчы Татарстанда ашыйбыз, диешәләр алар безне гаҗәпләндереп.
Шәһәрдә алар бик кыйммәт булган. Бакчада әле тагын яңа өрек, чия, слива агачлары утыртканнар. Урамга чыккач теплицага алып керделәр. Кар астыннан җиләк яфраклары чыгып килә. Июнь ае башында инде беренче җиләкләрне өзә башлыйлар. Ә үзләреннән артканны саталар. Әле киләчәктә аның мәйданнарын тагын да арттырачаклар. Уллары Руслан әтисе белән әнисенең идеясен хуплап кына тора. Якынча инде яңа теплицаның проекты да бар, улыбыз кайткач киңәшәчәкбез, диләр.
Ишегалдында тагын бер зур теплица басып тора. Монда алар сезонга рассадаларны өлгертәчәкләр. Якынча 3 мең төп помидор үсентесе булыр, дип ниятли Кәримә. «Урак өсте» җитәр көнгә ерак калмаган. Мин сата белмим, дигән Закир абыйның, хәзер теле телгә йокмый икән. Мине дә уздыра, дип көлә хатыны. Җирнең бер тамчы мәйданын да әрәм итми хуҗалар. Узган көздә теплицада яңа сорт виноградлар утыртып калдырганнар. Кар астында алар да әйбәт кышлаганнар. Хуҗа көзеннән аларга урын әзерләп куйган. Җиләк-җимеш, яшелчә генә түгел, йомыркасын да сатып алмыйк, диеп күп итеп тавыклар да алганнар.
Җәй көннәрендә Казаннан, Мәскәүдән оныклар кайта, дип сөенешеп сөйлиләр.
Инде китәбез, дигәндә дә алар яныннан аерылып булмый. Авылларны анда туып үскәннәр түгел, ә җирне яраткан, авыр хезмәттән курыкмаганнар яшәтә, дигән фикернең дөреслегенә без тагын бер кат инанып кайттык.
Ташкентны Адав-Толымбайга алмаштырган Шакировларның тормышы-көнкүреше белән күбрәк buinsk-tat. ru сайтында танышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев