Оныклардан өйрәнергә. Будан Динар Садыйков компьютер күптөрлелеге буенча республика чемпионаты призеры булды
“Хикмәт” “Буыннар бәйләнеше” дип аталган бәйге кичә Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды
Анда 14 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм 55тән узган хатын-кызлар һәм яше алтмыштан югары ир-атлар катнаша алды. Буадан “Өлкән буын” командасында Әзгәр Зыятдинов һәм Дилә Мөдәррисова, “Буыннар элемтәсе” командасы составында Фәридә Садыйкова һәм аның оныгы Динар Садыйков катнаштылар. Чемпионатта катнашучылар эзләү системасында эшләп карадылар, РФ Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында төрле биремнәрне үтәделәр. Нәтиҗәдә Буаның 5 номерлы гимназиясе укучысы Динар Садыйков “Яндекс. Россиядә халыклар бердәмлеге елы” номинациясендә өченче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев