Партизаннарга ипи ташыган Варя
Белоруссиядә туып үскән тыл хезмәтчәне Варвара Ершова сугыш авырлыгын һәм фашистларның кансызлыгын үз күзләре белән күргән кеше
Әби бүген Кыят авылында гомер кичерә. 1 февральдә 98 яшен тутырса да, үз көнен әле үзе күрә.
Шул авылда гомер итүче кызы Любовь Миронова сүзләренә караганда, әнисе әле үз аякларында. Шулай да иртүк мәктәпкә эшкә баруышлый аның хәлләрен белеп чыкмыйча калмый. Еш кына төшке ашын да үзе әзерләп китерә. Варвара Романовна исә көнен вак-төяк мәшәкатьләр белән үткәрә. Соңгы вакытта зиһене таркала төшсә дә, ветеран, авыр сугыш елларын искә алганда, ялгышмый. Любовь Николаевна аның чәчләр үрә торырлык хикәяләрен тыңлап үскән.
Сугыш елларында Варвара Ершова гаиләсе Бе-лоруссиянең Гомель өлкә-сенең Николаевка авылында яши торган була. Бу вакытта аңа 14 яшь. Немецлар аларның авылларына үтеп кереп бик күп вәхшилекләр эшлиләр. Варвараның бертуган абыйсын әнисе күз алдында атып үтерәләр. Шуннан әнисе сукырая. Авылдан алты кыз урманга, партизаннарга, ипи илтә торган булалар. Кызларның бу эшен берсендә немецлар сизәләр. Үзләрен җәзаларга алып китәчәген белгән кызлар ерак түгел кеше яшәми торган йортның идән астына качалар. Анда берничә көн су кабарга да тилмереп утыралар.
- Шул вакытта исән калулары икеле булган. Фашистлар эзләп табарлар, дип, бик курыкканнар. Әмма яшерен эшләрен туктатмаганнар. Балалар үзләре ач килеш йокларга ятып, ачы таңнан сакчылар уянганчы партизаннарга ипи илтеп өлгерергә тырыша торган булганнар, - дип сөйли әнисе сөйләгәннәрдән Любовь Николаевна.
Ире, Күгәлнә авылы егете Николай белән алар сугыштан соң Белоруссиядә кызның туган авылында очрашалар. Ире Японнар белән сугышта да катнаша. Аннан ирен Сахалинга күчерәләр. Ике уллары да шунда туа. Читтә төпләнеп калырга теләмиләр, 1950нче елда кабат Күгәлнәгә кайтып урнашалар. Аннан соң тагын аларның ике уллары һәм бер кызлары туа. Варвара Ершова гомере буе колхозда сыер савучы, ире Николай хисапчы булып эшли. Бергә йорт төзиләр. Ире 2004нче елда вафат була һәм ул Кыят авылына, кызына якынрак күченеп килергә уйлый. Тыл ветеранына шушы көннәрдә авыл җирлеге җитәкчелеге һәм волонтерлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы медален тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев