Популяр шагыйрә Динә Камалетдинова 80 яшендә булса да, Буа районы Иске Суыксу авылы мәктәбендә үз иҗатына багышланган чарада җырларын, шигырьләрен тыңлап утырды (фото, видео)
Бүген Иске Суыксу урта мәктәбендә җирле шагыйрә, тормыш турында хикәяләр авторы, Динә Камалетдинова иҗатына багышланган Iнче реапубликакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

Ул “Син минем бәхет җырым” дип аталды. Конференциядә катнашучылар арасында Татарстаннан тыш, Ульяновск өлкәсе мәктәбеннән дә укучылар бар иде. Уку йорты директоры Флера Халимова, туган авылында Динә апаның иҗатына багышланган шундый чараны оештыру теләге күптәнге хыяллары булуын белдерде. Шул ягы белән дә әһәмиятле, ул биредә үзе дә катнаша, диде ул. Киләчәктә конференциянең тагын да масштаблы чарага әверелүен, иң мөһиме ул телебезне саклауга, туган ягыбызның иҗат кешеләрен танытуга, җыр-моңга мәхәхәббәт тәрбияләүгә хезмәт итәчәгенә этәргеч булуын теләде.
Конференциядә катнашучылар төрле юнәлешләр буенча эшләрен тәкъдим иткән иделәр. Читтән торып оештырылган беренче секциядә 1-4 сыйныфлар Динә Камалетдинованың иҗаты буенча “Тыныч кына булсын дөньялар” дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Икенче секциядә 5-7 сыйныф укучылары шагыйрәнең әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. 3 һәм 4 секцияләрдә каташучылар Динә апаның җырларын җырладылар, “Без Тукай оныклары” дип аталган темага эшләрен якладылар. 5нче секция фәнни-гамәли эзләнү эшләренә багышланды. 5-7 һәм 8-11 сыйныфлар туган яклары һәм аларның күренекле кешеләре турында бик эчтәлекле эшләр алып килгәннәр иде. Укытучыларның методик эшләнмәләрен бәян итүне үз эченә алган соңгы секция дә читтән торып оештырылган иде.

Һәр эшне жюри аерым темалар буенча бәяләде. Бәя бирүдә район мәгариф бүлеге белгечләре, укытучылар, китапханәчеләр, җыр, рәсем сәнгате белгечләре эшләде. Жюрида Татарстанның язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, язучы Рәдиф Сәгъди, шагыйрә Галия Гайнетдинова, район газетасы редакторы Гакыйл Камалетдинов та катнашып, конференциягә тәкъдим ителгән эшләргә карата җитдирәк, тирәнрәк фикерләр әйттеләр.
- Авыл мәктәпләре өчен үз җирендә гомер иткән, эше белән танылган кешеләргә карата шундый мөнәсәбәт ул бик кирәкле чара дияр идем. Бу тәрбия, үз кешеләреңә хөрмәт уяту һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә белем туплау. Динә апа иҗаты миңа Фирзәр Мортазин, Салават Фәтхетдинов кебек күренекле якташларыбыз аша да таныш. Үз шагыйрәгезнең әйтеп бетергенсез талантын мирас итеп саклап, кадерләп бик дөрес эшлисез. Сез күпләргә үрнәк, - диде язучы Рәдиф Сәгъди.
Очрашу ахырында Динә апа үзе дә сүз алып, кичә турында фикерләрен әйтте.
-Бу көн минем өчен бүләк булды. Шигырь, хикәяләр язу ул кешегә күкләрдән иңдерелгән бер нәрсә. Еш кына Динә апа, бу шигырьне озак яздыгызмы яисә ничек яздыгыз, дип сорыйлар. Ул шундый халәт, ишелеп-ишелеп үзеннән-үзе килеп тора. Язсаң язып өлгерәсең, язмасаң шуннан онытылып югала. Балаларның минем шигырьләремә язган җырларны башкаруларын, шигырьләр сөйләвен тыңлап шулкадәр сөенеп утырдым. Язмаларымны халык яратып кабул итә икән, мин бик бәхетле. Шушы кичәдә күпме кешенең хезмәте кергән барысына да зур рәхмәт. Авыл мәктәбе коллективына аерым рәхмәтем, мәктәбебездә гомер-гомергә төпле белем бирделәр. Татар теленең югалмавы, балаларның саф татарча сөйләшүләрендә, фикерләләрендә аларның хезмәте әйтеп бетергесез, - диде ул.
Конференциядә катнашучыларның эшләре турында секцияләрдә фикерләр яңгырады һәм барысына да дипломнар тапшырылды.
Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев