Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Прокуратураның тарихы бай

12 гыйнвар көнне прокуратура хезмәткәрлре көне. Әлеге орган Петр I указы белән моннан 293 ел барлыкка килгән. Петр I аның алдына эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, ришвәтчелектән һәм законсызлыктан барлыкка килгән явызлыкны юк итү яки көчсезләндерү максаты куя. Россия прокуратурасы органнары үсеше тарихы, чын мәгънәсендә, дәүләтнең ныгуы тарихы ул. Белгәнебезчә, Буа шәһәре 1780...


12 гыйнвар көнне прокуратура хезмәткәрлре көне. Әлеге орган Петр I указы белән моннан 293 ел барлыкка килгән.
Петр I аның алдына эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, ришвәтчелектән һәм законсызлыктан барлыкка килгән явызлыкны юк итү яки көчсезләндерү максаты куя. Россия прокуратурасы органнары үсеше тарихы, чын мәгънәсендә, дәүләтнең ныгуы тарихы ул.
Белгәнебезчә, Буа шәһәре 1780 елда барлыкка килә. Ә 1781 елда инде Буада өяз суды, благочиние управасы, городничий идарәсе, түбән земство суды, шәһәр магистраты, почта экспедициясе булдырыла. Революциядән соңгы чорда, 1923 елда ТАССР җиде административ округка (кантон), шул исәптән Буа округына бүленә. Буа кантонында прокурор ярдәмчесе һәм мөһим эшләр буенча 5 тикшерүче билгеләнә. Бүген Буа шәһәр прокуратурасында 7 оператив хезмәткәр: прокурор Марс Фәткуллин, прокурор урынбасарлары Алмаз Сөләйманов, Ришат Гыйззәтуллин, өлкән ярдәмче Ренат Хәйбуллов, прокурор ярдәмчеләре Ленар Сөнгатов, Илдар Хәйбуллин, Айрат Садыйков һәм канцелярия мөдире Лилия Гыйззәтуллина, автомобиль йөртүче Ренат Бугазяров хезмәт куялар.
Прокуратура органнары хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тәбрик итәм. Нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете һәм иминлек телим.
М. ФӘТКУЛЛИН,
Буа шәһәр прокуроры,
өлкән юстиция киңәшчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 12 гыйнвар көнне прокуратура хезмәткәрлре көне. Әлеге орган Петр I указы белән моннан 293 ел барлыкк...