Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Протопоповода һәм Мөкерледә якты булачак (+ фото)

Әлеге авылларның интенсив хәрәкәтле юллар уза торган урамнарына яктырткычлар юл хәрәкәте иминлеге программасы буенча урнаштырыла. Протопопово авылы башыннан Мөкерле ахырына кадәр 4 километр арада 100гә якын багана утыртылачак. Казанның "Төзелеш" җәмгыяте хезмәткәрләре аларны куеп бетереп киләләр инде. Аннан җир астыннан электр линиясе үткәрәсе генә кала. - Без бу көнне 4...

Әлеге авылларның интенсив хәрәкәтле юллар уза торган урамнарына яктырткычлар юл хәрәкәте иминлеге программасы буенча урнаштырыла. Протопопово авылы башыннан Мөкерле ахырына кадәр 4 километр арада 100гә якын багана утыртылачак. Казанның "Төзелеш" җәмгыяте хезмәткәрләре аларны куеп бетереп киләләр инде. Аннан җир астыннан электр линиясе үткәрәсе генә кала.

- Без бу көнне 4 ел көттек. Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре дә еш була иде, яктылык аларны булдырмаска ярдәм итәр, дип ышанабыз. Әлеге урамнардагы яктырткычларны авылларның башка урамнарына күчерәчәкбез, - ди Мөкерле авыл җирлеге башлыгы Валерий Носов. Авыллар халкы да моңа шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев