Район башлыгы Ранис Камәртдинов Кошки-Шәмәк авылыннан биш балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар янына бүләкләр белән килде (фото)
Валерия, Ульяна, Роман, Павел һәм Виктория Поповлар быел да Яңа ел алдыннан хыяллары турында җиткерергә теләп “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашканнар.
Район башлыгы Ранис Камәртдинов аларның хатларын Казанда узган тантаналы чарада чыршыдагы “шардан” алуы турында хәбәр итте.
Бүген менә ул әлеге гаиләнең өенә барып, балалар белән аралашып бүләкләрен тапшырды. Валериягә – 12, Ульянага 10, Романга 7 яшь. Павел балалар бакчасына йөри, ә Викториягә 11 ай. Ранис Рафисович, һәрберсе белән танышып, Кыш бабайдан, батут, ком белән иҗат итү җыелмасы, бассейн һәм интерактив глобус бүләк итте. Теләкләр тагын кабул булсын өчен тырышып укырга, өйдә әти-әнигә тыңларга кушты.
Елизавета белән Дмитрий гаилә коргач, Кошки-Шәмәк авылына күченеп киләләр. Шул вакыттан бирле 7 ел гомер узып та киткән. “Ана капиталы” на йорт сатып алып, быел мунча ясап чыкканнар. Төпчекләре Виктория тугач, акчалата ярдәмгә тагын бер торак булдырырга уйлаганнар.
-Аларның киләчәге турында уйлыйбыз. Әлегә мин декрет ялында. Ирем “Авангард” агрофирмасында терлекчелектә эшли. Хәзер үз өебез бар. Шуңа бик сөенәбез, - ди Елизавета Попова.
Бүләкләргә Поповлар бик рәхмәтле калдылар, Яңа елда һәр баланың теләге тормышка ашуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев