Районга эшкә кайтучы мәдәниятчеләр 1 миллион сум ала алалар
«ТРның земство мәдәният хезмәткәре” программасында катнашуга заявка Буадан да бар
Земство мәдәният хезмәткәре программасында катнашуга заявкалар агымдагы елның 15 июленә кадәр кабул ителә. Аның буенча Татарстан территориясендә урнашкан, 50 меңгә кадәр кеше яшәгән авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә яисә шәһәрләргә эшкә күчеп кайтырга әзер булган белгечләргә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелүче компенсация түләве карала.
Сүз уңаеннан, Буа районыннан әлеге программада катнашуга заявка бирелде. Ульяновск шәһәреннән күчеп кайтып, районның Әлши авылы китапханәсе мөдире вакантлы вазифасына урнашырга теләк белдергән белгечнең заявкасы Мәдәният министрлыгына карауга кабул ителгән. Нәтиҗә 15 июльдә билгеле булачак.
Районда әлеге программа буенча белгечләрне кабул итәрлек вакантлы урыннар тагын да бар. Мәдәни үсеш үзәгенә хореограф, Ял үзәгенә киномеханик вакансияләренә белгечләр таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев