Рәис кулыннан – дәүләт бүләге
Бу юлы мондый мәртәбәгә “Авангард” агрофирмасыннан Любовь Жирнова лаек булды.
Дуңгызчылык комплексының ясалма орлыкландыру операторына “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме бирелде. Рөстәм Миңнеханов әлеге дәүләт бүләген алдынгы хезмәткәргә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан “Казан Экспо” үзәгендә оештырылган тантанада шәхсән үзе тапшырды.
– Сәхнәгә күтәрелеп, янына килеп басуга: “Ничек анда “Авангард”та хәлләр”, – дип сорады.
“Барысы да яхшы”, – дип җавап биреп, хөрмәтләү өчен рәхмәтемне җиткердем. Ә ул: “Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт”, – диде.
Бу мизгелдә ниләр кичергәнемне әйтеп аңлатырлык түгел. Әле дә моның минем белән булганына ышанып бетә алмыйм, – ди Любовь Геннадьевна. Бүләкләнәчәге турында аңа август ахырында әйтәләр. Тырыш хезмәте өчен агрофирма, район җитәкчелегенең мактау грамоталарына, “Ак Барс” холдинг компаниясенең көмеш һәм алтын медальләренә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек м и н и с т р л ы г ы н ы ң Рәхмәтенә лаек булган Любовь болай ук югары бәяләрләр, дип уйлап та карамый. Ә инде сентябрь азагында Казанга бәйрәмгә барачагын белгәч, каушап кала. – Минем өчен барысы да көтелмәгән, тиз һәм дулкынландыргыч булды. Хезмәтемне күргәннәре өчен агрофирма, район җитәкчелегенә рәхмәт. Барлык хезмәттәшләремә шундый хөрмәтләү насыйп булсын, – ди ул. Комплекста хезмәт куючы биш ясалма орлыкландыру операторының икесе атказанган исемен йөртә бүген. Агымдагы елның февраль аенда “эстафета”ны Галина Ермакова башлап җибәрә. Аңа да бүләкне Рөстәм Миңнеханов үзе тапшыра. Татарстан авыл хуҗалыгы коллегиясендә. – Коллективыбыз бердәм, аңлашып эшлибез. Бер-беребезнең уңышларына шатланабыз. Мине дә барысы да тәбрик иттеләр, – ди Любовь Жирнова. Тик гадәттәге алгоритм буенча эшләрендәге атмосфераны күрү, барысы белән танышу, аралашу гына мөмкин түгел. Чөнки дуңгызчылык комплексы күп еллардан бирле ябык режимда эшли. Анда чит кеше аяк баса алмый. Хезмәткәрләрнең үзләренә дә күп төрле таләпләрне үтәргә туры килә. Любовь Геннадьевна белән дә ул эштән өенә кайткач кына телефон аша аралаштык. Эш урынына анысын алып керергә дә ярамый. Безнең өчен бу гайре табигый хәл булса да, алар моңа күнеккән. Авыру үтеп керсә, хәлләр бик мөшкел булачагын аңлый алар. Шуңа иң беренче чиратта хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарып, күп һәм сәламәт дуңгыз балалары алу, аларның сакланышын тәэмин итү, югары артымга ирешү өчен тырышалар. Нәтиҗәсе дә бар – комплекс елдан-ел күрсәткечләрен арттыра. Шәхсән Любовь Жирновага 950 ана дуңгыз беркетелгән. Елына ул 3 меңнән күбрәк башны орлыкландыра, 50 меңнән күбрәк дуңгыз баласы ала. Бер балалатуга алынган дуңгыз балаларының уртача баш саны 15,1гә тиң. Ул ана дуңгызларны орлыкландырудан тыш аларны үз вакытында карап, авыруларын ачыклау, аларның сәбәпләрен эзләү, дәвалау, профилактикалау өстендә дә эшли. Бу максатта белемен дә арттыра. Эшен җиренә җиткереп башкарган һәр хезмәткәргә хас булганча, мактанырга яратмый ул. Нинди сыйфатларга ия булуын бүләкләү битендә укып белдек. Анда аның үтә җаваплы, дисциплиналы, алга максат куеп аңа ирешә белүе, игътибарлы, эшкә сәләтле, ягымлы, һәрвакыт оптимистлык саклавы, агрофирма тормышында актив катнашуы язылган. 2008 елда бирегә оператор булып килгән хезмәткәрне тиз арада ясалма орлыкландыру буенча техник итеп билгелиләр. Ясалма орлыкландыру операторы вазифасын ике ел башкара. Ә аңа кадәр күрше Яльчек районының Избахтино авылында туып үскән, медицина белеме алган Любовь шәфкать туташы, Чуаш Аксуы авылына килен булып төшкәннән соң ипи пешерүче, колхозчы булып эшли. Ире Олег белән 35 ел тату гомер кичереп бер ул үстерәләр. Бүген ике оныкларына сөенеп яшиләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев