Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Рамазан аенда мәчеткә тэравих намазларына йөргән буалы балаларга велосипедлар буләк иттеләр

Ураза гаетендә Буаның үзәк паркында балалар өчен бәйрәм узды.

Тантаналы чара изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган иде. Чараны район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов җитәкчелегендә Шамил хәзрәт Вәлиуллин оештырды.

Бәйрәмгә  милләтенә һәм диненә карамастан, һәр кем чакырылган. 

Район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов Рамазан башында игълан ителгән конкурска йомгак ясады, аның шартлары буенча яшь шәһәрлеләр Изге ай дәвамында шәһәр мәчетләрендәге тэравих-намазг йорергэ тиеш иде.

Велосипедлар сигез усмергэ бүләк ителде.

"Мин мондый искиткеч бүләкне көтмәдем дә, мин бик шат", — ди Абүханифа мәчетеннән велосипед алган Абдулсамат Заббаров.

Сәхнәдән изге Коръән аятьләре яңгырады. Барлык кунакларның теләкләре бердәм иде: тынычлык, игелек, татулык, иминлек, сәламәтлек һәм яхшы кәеф.

Балалар батутта сикерә, төрле конкурсларда җитезлек һәм уңыш кичерә, татлы мамык һәм башка күп нәрсәләрне татып карый алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев