Ранис Камартдинов: «Пляж – исереп, тәртипсезләнә торган урын түгел!»
Кичә район Советы утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.
Аны муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов алып барды. Ул утырышта пляжны җәйге сезонга әзерләү хакында сөйләде.
– Кызганыч ки, пляжга тәртипле ял итүчеләр генә килми. Ә төрле яктан автомобильләр белән керүчеләр булган. Югыйсә транспортны куеп, тротуардан да килеп була. Аннары исереп ял итүчеләр дә бар. Гаилә белән тәртипле генә ял итеп булмыймы? – дип ачуланды ул.
Ранис Рәфис улы киләчәктә пляж территориясен койма белән тотып алу һәм район полиция бүлеге начальнигы Альберт Шакировка тәртип буенча контрольне оештырырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев