Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Рәсим Шакиров – яшьләр көрәше баш батыры Ун елдан артык көрәш белән шөгыльләнүче Буа егете бу исемгә беренче тапкыр лаек булды

Рәсим Шакиров – яшьләр көрәше баш батыры Ун елдан артык көрәш белән шөгыльләнүче Буа егете бу исемгә беренче тапкыр лаек булды.

Киләсе елдан инде

ул әлеге өлкәдә спорт 

юлын олылар арасын-
да дәвам итәчәк.
Сабантуй мәйданында 
я ш ь л ә р а р а с ы н д а 
пьедесталның иң югары 
баскычына күтәрелүнең 
соңгы шансын куллана 
алуына бик шат ул.
– Узган ел абсолют ба-
тырга көрәштә өченче 
урын алдым. Шуннан соң 
баш батыр булып калу 
ны максат итеп куеп, 
клап шөгыльләндем, – ди 
Рәсим. Әле күптән түгел 
генә районда Марат Са-
дыйков истәлегенә узган 
ярышта шулай ук яшьләр 
арасында җиңү яулаган-
нан соң үз-үзенә ыша-
нычы тагын да арткан. 
Шул ук вакытта моның 
нинди зур җаваплылык 
булуын, тырышлык, 
үҗәтлек, ихтыяр көче 
белә күп келәмнәрдә чы-
гыш ясаган яшь көрәшче. 
Үз үлчәү категорияңдә 
көрәшү бер хәл, ә бит баш 
батыр исемен алу өчен 
бил алышканда авыр-
лыклар күпкә аерылыр-
га мөмкин. Сабан туе 
мәйданында нәкъ шу-
лай булды да. 70 кило-
граммга кадәр үлчәүдә 
көрәшүче Рәсимнең 
көндәше Кямран Ахме-
дов шактый зур гәүдәле. 
Рәсим аны очколар хиса-
бына отты. Өченче урын-
ны Реналь Идрисов алды.
Барлык авырлы-
кларга әзер булган 
Рәсим ел дәвамында 
күнегүләрдән кайтып 
кермәгән дә диярлек. 
Якыннары да көч биреп 
торган аңа. Бу көнне дә 
иң тугры җанатары – 
әнисе Гөлнара Сабантуй 
мәйданыннан бер минут-
ка да китмәгән.
– Әтисе күп вакыт 
эштә туры килә. Бүген дә 
шулай булды. Мин аны 
ун елдан артык “озата” 
барам. Бүгенге җиңүен 
аның юкка булмавына 
шатланабыз һәм улыбыз 
белән чиксез горурлана-
быз, – ди ул.
Р ә с и м м и л л и 
көрәштән тыш аның баш-
ка төрләре – дзюдо, бил-
баулы көрәш белән дә 
шөгыльләнә. Төгәлрәге, 
спорт өлкәсенә алты 
яшеннән алар белән ке-
реп киткән ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев